Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның Яңа ел теләген үтәячәк

Татарстан муниципаль берәмлекләр башлыклары 60 баланың Яңа ел теләген үтиячәк.

Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында «Теләкләр чыршысы» дигән игелекле акция узды. Акция Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән тормышка ашырыла.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның теләген үтәячәк. Ул уеннар уйнау өчен манеж турында хыяллана. 

Искәртеп узабыз, элегрәк без Марат Гафаров 12 яшьлек Владимир Савлюковның Яңа ел теләген үтәячәк, дип язган идек. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Владимир Савлюков Кыш Бабайга  сеңлесе һәм энесе өчен бүләкләр алып килүен сораган. Әлеге хыялын тормышка ашырырга район башлыгы Марат Гафаров алынды. Владимир аз керемле гаиләдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев