Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыю законлы гамәл түгел

Бу турыда Чүпрәле муниципаль раоны башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Хәйруллин белдерде.

 

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон (алга таба - Мәгариф турындагы закон) нигезендә, дәүләт уку йортларының баланы беренче сыйныфка алган өчен ниндидер средстволар таләп итәргә хокукы юк.

Мәгариф турындагы закон буенча мәктәп өстәмә акчаны үз уставында күздә тотылган түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтеп эшли ала. Түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре мәгариф эшчәнлеге урынына күрсәтелә алмый һәм мәҗбүри булып тормый.

Хәйрия ярдәме өчен дип билгеле бер суммалар кую шулай ук мәҗбүр итү (ата-аналарга басым ясау) формаларына керә.

Администрация һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре хәйриячеләрдән кулга бирелә торган акча таләп итәргә яки кабул итәргә, учреждениенең исәп-хисап счетына акча күчерелгәнлекне раслаучы квитанция яки башка төрле документ сорарга хокуклы түгел. Өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәткән өчен, мәсәлән, махсус фәннәрне билгеләнгән сәгатьләрдән арттырып һәм укыту планында күздә тотылган укыту дисциплинасын программадан арттырып өйрәткән өчен түләү килешү белән рәсмиләштерелә. Бу хезмәттән файдаланучы кеше акчаны мәгариф учреждениесенең - хезмәт күрсәтүченең исәп-хисап счетына күчерә.

Закон таләбе нигезендә, әгәр түләүле өстәмә белем бирү мәгариф оешмасының педагогик хезмәткәренең мәнфәгатьләре конфликтына китерсә, аның бу оешмада укучыларга түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтергә хакы юк (шул исәптән, шәхси эшмәкәр сыйфатында да).

Белем бирү учреждениеләре тарафыннан закон бозу фактларына юлыксагыз район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесенә 2-20-17 телефоны буенча шалтырата аласыз”, -дип аңлатты Ирек Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев