Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Күршеләрдә африка чумасы авыруы ачыкланган

Дуңгызларда африка чумасы авыруы – аеруча куркыныч булган вируслы чир.

Ульяновск өлкәсе дәүләт ветеринария службасы, агымдагы елның 13 январенда Кузаватов районындагы Налейкин урманчылыгының 8нче кварталы территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыклануы турында хәбәр итә. Безнең район әлеге өлкә белән күрше булуы сәбәпле, районның ветеринария службасы начальнигы Айрат Иматдиновтан әлеге авыру куркынычы янамасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сораштык.

–Дуңгызларда африка чумасы авыруы – аеруча куркыныч булган вируслы чир. Вирус өй шартларында асралучы һәм кыргый дуңгызларны да бер үк төрле зарарлый. Әмма кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч түгел,- диде ул. –Авыру тиз тарала, дуңгызларның барысы да диярлек үлә, бу чирне дәвалап булмый, аңа каршы вакцина әлегә табылмаган.

Авыру бер дуңгыздан икенчесенә азык, су, транспорт чаралары аша да күчә икән. Шулай ук, чирләп үлгән дуңгызларның үләксәләре, авыру малларны суеп ясалган продукциядән дә күчә ала. Авыруны йорт шартларында асралучы хайваннар һәм кыргый җанварлар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр дә таратырга мөмкин. Вирус бик чыдам: азык-төлектә, суда һәм тышкы мохитта айлар буена да саклана, туңдыру да, киптерү дә аңа тәэсир итми. Бик югары температурада гына һәлак була.

Авыруның Билгеләре нинди соң?

Авыруны йоктырганнан соң беренче билгеләре 2-7 көннән соң күренә башлый. Хайванның тмпературасы 42 градуска кадәр күтәрелә, йөткерә, тыны кысыла, аппетитлары югала, эчәселәре килә, арт аяклары параличлана, гәүдәнең төрле җирләрендә кызыл-шәмәхә төсендәге таплар барлыкка килә. Һәм 1-5 көн эчендә үлә.

–Дуңгызларда африка чумасы диагнозы куелганда әлеге имин булмаган пунктка карантин билгеләнә. Карантин чир белән көрәштә бердәнбер көрәш алымы булып тора. Карантин астындагы дуңгызларның барысын да үтерәләр, түшкәләрен яндыралар. Алар асралган урыннар чистартылганнан соң бергә тупланып, яндырыла. Әлеге урыннан 20 км радиуста асралган дуңгызлар да, авыру билгеләре булу-булмавына карамастан, үтерелергә һәм түшкәләре яндырылырга тиеш. Барлык биналарга да дезинфекция үткәрелергә тиеш. Карантин беткәннән соң да әле бер ел дәвамында биредә дуңгызлар асрау тыела, -ди Айрат Иматдинов. Һәм хуҗалыкларында ду.гыз асраучыларга түбәндәге киңәшләрне бирде:

–Хуҗалыгыздагы дуңгызларны башкаларныкына кушмаска тырышыгыз.

–Дуңгызларны һәм алар асралучы биналарны 10 көнгә бер тапкыр кан эчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртегез. Кимерүчеләр белән һәрдаим көрәш алып барыгыз.

–Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан озата баручы ветеринария документлары булмаган дуңгызларны сатып алмагыз, дәүләт ветеринария службасы белән килештермичә башка регионнардан дуңгызлар һәм аларның продукциясен үз хуҗалыгыгызга кертмәгез.

–Үле дуңгыз түшкәләрен кайда җитте шунда ташламагыз, үз бакчагызга яисә җир участогыгызга күммәгез.

–Хуҗалыгыгызда асралучы дуңгыз кинәттән үлеп китсә, яисә авырый башласа, кичекмәстән район ветеринария службасына хәбәр итегез.

 Район ветеринария берләшмәсе  Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефоны -  2-24-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев