Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле  райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә  хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә.

Бүгенге көндә районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре  үзара дустанә, аңлашып яши. Авылларда  мәчетләр, чиркәүләр төзелә, төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсәчәгенә ышаныч тудыра.

Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданнар татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрдә татулык, йортларда  бәрәкәт, илебездә  иминлек хөкем сөрсен!

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Марат Гафаров.

Реклама

 

 

Чүпрәле районы өчен  (20 июль) Корбан гаетен  үткәрү тәртибе түбәндәгечә булачак:

2 сәгать 09 минутта мәчетләрдә иртәнге намаз укыла. 3.00 сәгатьтә вәгазьләр сөйләү, коръән укулар башлана. Гает намазы иртәнге 4 сәгать 10 минутка билгеләнгән. 5.00 сәгатьтән корбан чалулар башланып китәчәк. Бу турыда Чүпрәле мөхтәсибәте хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев