Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Константин Яковлев эш визиты белән Чүпрәле районында булды

Визит барышында Константин Яковлев Чүпрәле районында эшләп килүче татар, чуваш, рус, үзбәк  милли-мәдәни оешмаларның вәкилләре, эшчәнчелеге белән танышты.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитетының яңа җитәкчесе Константин Яковлев эш визиты белән Чүпрәле районында булды. Башкарма комитетны оешканнан көненнән бирле җитәкләгән Николай Владимиров лаеклы ялга чыгу сәбәпле, вазыйфасыннан китте.

Визит барышында Константин Яковлев Чүпрәле районында эшләп килүче татар, чуваш, рус, үзбәк  милли-мәдәни оешмаларның вәкилләре, эшчәнчелеге белән танышты. Түгәрәк өстәл артында киләчәккә булган планнар, проектлар турында фикер алышу узды.

Константин Яковлев районнарда этнокультураны үстерергә, җирле туризмны оештырырга, төрле концертлар белән районнарга, төбәкләргә чыгарга кирәклеген әйтте.

–Безгә традицияләрне дәвам итәргә, милли көнкүрешебезне саклап калырга һәм аларны яшь буынга тапшырырга кирәк. Бу безнең беренче чираттагы бурычыбыз, - дип билгеләп үтте Яковлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев