Реклама
Көн вакыйгасы
Көннәр җылытты. Ташу төшәрме?
Су басмасын өчен төрле чаралар күрелә
Районда язгы ташу чорына әзерлек ничек оештырылган? Нинди чаралар күрелә? Әлеге сораулар белән без район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Безнең район су басудан зур зыян күрә торган җирдә урнашмаган. Шуңа да карамастан, халык милке зыян күрмәсен өчен төрле куркынычсызлык чараларын оештырырга тырышабыз. Быел көчле су ташу булмас дип фаразлана. Әмма көннәр кисәк җылытып, бердәм су төшү күзәтелгәндә кайбер йортларга су керү куркынычы бар. Боларны булдырмас өчен авыл җирлекләрендә, юлларда суүткәргеч торбаларны чистартып куйдык. Яр буендагы куакларга боз терәлеп, су юлын капламасын өчен, ул куаклыклар да сирәгәйтелде. Йорт, бина түбәләре кардан арындырылды. Янгын сакчыллыгы бүлеге, коткару хезмәте төрле көтелмәгән хәлләргә, янгын сүндерүгә һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер тора. Йортларга, өйләргә су керү очрагы күзәтелгәндә ярдәм итү планы да төзелде. Аеруча, социаль мөһим учреждениеләргә: мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, ФАПларга клублар зур игътибар бирелә. Барысында да хәбәр бирү җайланмалары тикшерелде. Дөрес, су төшүне апрель урталарында гына көткән идек, әмма табигатьнең үз характеры, дигәндәй, көннәр менә мартта ук җылына башлады. Шулай да критик хәлләр булмас, дип ышанабыз.
-Бу көннәрдә районның гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими комиссиянең утырышы да узган иде. Анда нинди мәсьәләләр ачыкланды?
- Комиссия утырышында язгы ташуның хәвеф-хәтәрсез үтүен тәэмин итәргә кирәклеге алгы планга чыгарылды. Һәрбер хәлгә әзер булырга кирәклеге ассызыкланды.
Шул ук темага
Җирлекләрдә торбаларның, су юлларының чистартылуына – авыл җирлеге җаваплы, ә йорты каршында торба, су юлларын йорт хуҗасы чистарта.
Мунчәли авылында гомер итүче Фиркать Ахметшин моннан 5-6 ел элек яз аенда Буштерле елгасында су ярларына сыешмыйча, ишегалларына кадәр җәелүен, хәтта юлны каплавын искә төшереп, сөйләде.
–Хәзер елга тирәсе күтәртелде, киңәйтелде. Дөрес, бер-ике көн су тулып ага, әмма ярларыннан чыкмый. Быелгы яз үз хакимлегенә иртә керешергә уйлады. Атна-ун көннән кырларда кар калмас, дип уйлым. Су керү куркынычыннан сакланып, без бәрәңгеләр өчен подвалны күптәннән җир өстенә күтәртеп ясадык. Ә өй алдына әзрәк су төшми булмас, аны юл ясап, ерып җибәрәбез. Иң мөһиме, салкын кыштан соң, җылы яз килә. Табигать уяна, әнә умарталар да шаулаша башлады. Үткән ел да март аенда ачып чыгарган идек, аның өчен көннәрнең җилсез, җылы торуы кирәк,-ди озак еллар гомерен мал табибы булып эшләүгә багышлаган, умартачы Фиркать абый.
Балаларга күз-колак булу кирәк
Елгаларда су тулып агуына, боз кузгалуына, аеруча, балалар кызыгып карый. Бу уңайдан гадәттән тыш хәлләр бүлеге балаларга күз-колак булырга чакыра.
Статистика буенча, ел саен яз көне су астына 500 кеше китә. Язгы боз каты һәм ышанычлы тоела, әмма аңа алданып, бозга керергә ярамый.
Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләргә исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга, түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга, кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә, торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б. эшләрне башкарырга тәкъдим итә коткару хезмәте. Коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, якын көннәрдә Россия территориясендә һава температурасы климатик нормадан сизелерлек югары күтәреләчәк. Шулай итеп, илнең бөтен территориясендә климатик нормага карата җылы һава торышы урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев