Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Халык белән очрашуларда

«Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый

Быел районда халык җыеннары Яңа Элмәле авыл җирлегеннән башланды. Әллә күрешү-сөйләшүгә сусаганбыз, Яңа Чокалы, Яңа Элмәледә дә,  җыенга урта яшьтәгеләр генә түгел, авылның аксакаллары да күпләп килгән иде.

Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков докладында халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган эшләргә тукталды, 2021 елга билгеләнгәннәрен дә бәян итте. Яңа Чокалы авылы халкын борчыган иң олы мәсьәлә – район үзәгеннән авылга килә торган олы юлның тузган булуы. Әлеге сорауга җавап итеп район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин юл төзелешенең 2023 елга билгеләнгәнлеген белдерде.

Яңа Элмәле авылында исә халыкның сорауларының күп-челеге агрофирма җитәкчесенә бирелде. Бу урында шуны да әйтергә кирәк: җыенда авыл территориясендә эшләп торган авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе, райондагы МЧС бүлеге, эчке эшләр бүлеге вәкиле дә чыгыш ясый.  Агрофирма җитәкчесе Владимир Николаев бирелгән сорауларга каршы, проблемаларны өйрәнеп, аларны хәл итәчәкләрен әйтте.

Бу атна дәвамында Иске Чокалы,  Зур Аксу, Чуваш Чүпрәлесе, Түбән Чәке, Городище, Марс, Шланга җирлекләре составына кергән авылларда булган халык белән очрашулар да  дустанә һәм аңлашу шартларында узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев