Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Кешеләрне һәлакәткә нәрсә этәрә: Чүпрәле район сулыкларында икенче үлем

2021 елның 6 июлендә коткаручылар Яңа Кәкерле авылы плотинасында 49 яшьлек ир-атның мәетен чыгардылар

Шулай итеп, бу бер атна эчендәге район сулыкларында икенче үлем булды. Аңа кадәр, 29 июньдә, Яңа Шигали авылындагы сулыкта  21 яшьлек егет батып үлгән иде.

Район  мәдәният йортында Гадәттән тыш хәлләр һәм су объектларында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү  буенча комиссия утырышы үтте. Киңәшмә район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә,  район прокуроры Илдар Маликов катнашында узды.

Киңәшмә үткәрү зарурлыгы районның су объектларында оператив хәлнең катлаулануы белән бәйле. Утырышта  районының су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында мәсьәләләр күтәрелде.

Сулыкларда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып, урыннарда кисәтү аншлаглары куелуга карамастан, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм җиһазландырылмаган урыннарда коену тора.

Утырышта райондагы янгын сүндерү-коткару службасы начальнигы Роман Колпаковның чыгышы тыңланды. Ул су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, суда бәхетсезлек очракларына юл куймау буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.  Һәм авыл активыннан торган профилактик төркемнәр оештырырга, су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм үлемнәргә  юл куймау буенча өстәмә чаралар турында карар проектын тәкъдим итте.

Район прокуроры Илдар Маликов урыннарда авыл җирлекләре хезмәтләре һәм башлыклары тарафыннан су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм үлеменә юл куймау буенча җитәрлек дәрәҗәдә эш башкарылмавын ассызыклады.

Ул “Су объектларында рейдларны оештыру, су янындагы территорияләрнең торышы буенча эшләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Коенуны тыю турында кисәтү аншлаглары урнаштыру  гына җитми.  Кешеләргә барып җитсен өчен теге яки бу суда кеше батып үлгән дигән язулар да куярга кирәк", - диде.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе шулай ук су объектларында һәлакәтләргә юл куймау буенча оператив чаралар күрергә, аерым алганда, елга һәм сулыкларда профилактик рейдлар үткәрүне тиз арада оештырырга дигән карар кабул итте. Моннан тыш, балалар арасында «Йөзәргә өйрән!» акциясе үткәреп, балаларны йөзәргә һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүне, әлеге  оештыруны район мәгариф бүлегенә йөкләде.  Су коенуны тыю, куркынычсызлык кагыйдәләре һәм судагы фаҗигаләрне яктырту турында халыкка мәгълүмат бирүне тәэмин итүне җиткерү турында да әйтелде киңәшмәдә.

Район башлыгы Марат Гафаров:

–Барлык сулыкларда да җитди контроль кирәк, анда су коенуны тыючы мәгълүмати щитлар һәм билгеләр куярга, аларны район прокуроры тәкъдиме белән тулыландырырга, шулай ук җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен административ штраф салырга, халык белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк, -диде.

Исегезгә төшерәбез: Чүпрәле районында коену өчен яраклы бер генә су объекты да юк.

Белешмә

Узган еллар аралыгында районда сулыклардагы һәлакәт  2018 елда теркәлеп, анда Иске Чокалы авылы яшүсмеренең гомере өзелгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев