Кеше милке кагылгысыз
Язмалар Татарстан Республикасы прокуратурасы сайтыннан алынды.
Чүпрәле район суды 2020 елның 22 сентябрь кичендә бер кешенең, исерек хәлдә, күршесенең йортына үтеп кереп, өй ишегендәге йозакны металл лом белән вату эшен караган.
Өйдә беркем дә булмаган һәм хөкем ителүче дә җинаять урыныннан качкан. Судта ул үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 139 маддә, 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (торакның кагылгысызлыгын бозу) гаепле дип тапкан. Һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Чүпрәле районы прокуратурасы исә әлеге 28 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклаган.
Ярамый икән – ярамый
Чүпрәле районы прокуратурасы Кече Уби авылында яшәүче 57 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган.
Ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Эш материалларына караганда, 2020 елның июлендә ул Кече Уби авылы территориясендә үсүче кыргый киндерне җыя. Аннан үзенә куллану өчен 66,5 грамм күләмендә наркотик матдә әзерли.
Полиция хезмәткәрләре исә, сентябрь аенда, оператив-эзләү чараларын үткәргән вакытта, әлеге матдәне табалар һәм аңардан алалар. Ир-ат үз гаебен таный.
Җинаять эше Чүпрәле район судына карап тикшерү өчен җибәрелә. (Язмалар Татарстан Республикасы прокуратурасы сайтыннан алынды.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев