Кече Чынлы урта мәктәбе укучылары фронт хатларын уку чарасы оештырдылар
Фронт хатлары - совет кешеләренең кыюлыгы, геройлыгы һәм патриотлыгы документлары ул. Совет солдатларының ватанпәрвәрлек рухы киләчәк буыннар өчен дә гражданлык батырлыгы һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Солдатларны туган җире, туганнары, балалары, сөйгән кешеләре белән бары тик хатлар гына бәйләп торган. Аларның һәрберсендә аяныч язмыш чагылышы, яшәүгә өмет чаткысы. Бөек Ватан сугышы елларында Хакимов Сәгит Борһан улының тылдагы ата-аналары, эне-сеңелләре зарыгып көтеп алган хәбәр – хатлары. Бу гаилә үзенең ике улын сугышка озата. Сәгитнең бертуган энесе Мидхәт тә сугышның беренче көннәреннән үккаты бәрелешләрдә катнаша, хәбәрсез югала. Газиз ана Сәгитеннән килгән фронт хатларын кадерле ядкарь итеп саклаган. Фронтовикның һәрбер хатында җиңүгә ышаныч ята.
1943 нче елда Смоленск өлкәсендә батырларча һәлак булган Хуснутдинов Касымның фронттан язган бер хаты.Ул озак сакланудан саргайган, таушалган өчпочмаклы, гарәп хәрефләре белән язылган. Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга мөмкин түгеллеген аңлаган, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең амәнәтен үтәргә көч тапкан сугышчы, чыннан да, госпитальдән соң якыннарын күрергә ике көнгә кайтып килә. Киткәндә бәхилләшеп китә. 1943 нче елның февралендә Касым бабайның хатыны Асия әбигә кара өчпочмаклы хат килә. Анда Мәскәү өчен барган сугышларда Касымның батырларча һәлак булуы турында хәбәр ителгән була.
Замалетдинов Шиһап абзыйның гаиләсендә 4 малай, 1 кыз бала үсә.тормышлары түгәрәк, уллары әтиләрен алмаштырырлык кул арасына керә генә башлый – сугыш башлана. Шиһап абзый сугышның беренче көннәреннән үк мобилизациягә эләгә, ә олы улы Кәшаф 18 яше тулгач,1942 елда кызыл Армия сафларына чакырыла.яу кырындагы кәшаф өчен якыннары белән төп аралашу чарасы булып өчпочмаклы солдат хатлары йөри башлый. Олы абый булганга, ул үзенең хатларында төпчекләре Тәскирәне аеруча яратып искә ала, фронт яңалыклары, үзенең кичерешләре белән уртаклаша, энеләренә киңәшләр бирә. 1944 нче елның ноябренә кадәр шулай дәвам итә.Җиңү көнен Берлиндә каршылап туган ягына кайтырга хыяллана, тик бу хыял гына булып кала. Аның солдат гимнастеркасы киеп төшкән бердәнбер фоторәсеме һәм әти-әнисенә, туганнарына язган хатлары гына истәлек булып туган йортына әйләнеп кайта.
Әтиләре сугыштан аяксыз кайта. Кәшаф һәлак булганнан соң әти-әнисенә, туганнарына терәк буласы икенче уллары – Кыям абыйны яше җитү сәбәпле, армия сафларына алалар.Ул ерак Көнчыгышта илебез чикләрен саклый. Фашизмны тар-мар итеп кайтучы солдатларны поезд эшелоннары Көнчыгышка алып китә. Илебезгә яңа дошманнан, Япониядән куркыныч яный. Замалетдинов Кыям абыйның фронт хатлары әти-әнисенә, туганнарына карата туганлык хисләре белән сугарылган була. Бүген әлеге хатларны кулына алып укыган кешеләр тынычлыкның бәясен, дуслыкның һәм туганлыкның көчен яхшы аңлыйлар.
Низамова Эльвира, Кече Чынлы урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев