Кече Чынлы авылында яшәүче Максуд абый Хөснетдиновта истәлекле билбау бар
Аңа «Батырларның батыры» дип язылган.
Аңа әлеге дәрәҗәле билбауны татар көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов бүләк иткән. Хәер, Марат Әхмәтов кулыннан алган бүләкләре бер билбау гына түгел Максуд абыйның. Исемле сәгать, Почет билгеләре, кыйммәтле җиһазлар – боларның барысы да көрәш батырына төрле елларда бирелгән хаклы бүләкләр. Алар арасында “Сельхозтехника” оешмасында шофер булып эшләү дәверендә алынганнары да бар. Максуд абый – үзенең көрәш, хезмәт ветераны булуы белән дә горурлана.
Шулай булмый мөмкин дә түгел – “Сабантуй”ларда, көрәш ярышларында 14 тапкыр Батырга калган кеше бит ул, Максуд Хөснетдинов. Һәм батырлар тәрбияләгән остаз.
– Көрәшә идем шул. Буа, Ульяновск, Чувашия келәмнәрендә бил алышып, аларның батырларын сыртларына салган егет идем, - ди ул үзе яшьлек еллары турында.
Аның фикеренә бүген дә әле колак салалар. Инде кунак итеп көрәш ярышларына чакыралар, көрәшчеләр тәрбиячесен хөрмәт итәләр.
– Тормыштагы кыенлык – гомер юлдашым иртәрәк үлеп китте. Шөкер, балалар ялгыз калдырмый, бик карыйлар. Кайталар, мунча ягып кертәләр, урын-җиремне, өс-башымны, йортымны карап торалар, -ди тугызынчы дистәне ваклап баручы Максуд ага.
Ул тормыш хәлләре, сәясәт белән дә бик кызыксына. Газета-журналлар алдырып, бик яратып укый, телевизордан да хәбәрләрне карап бара икән.
– Хәзер менә яше-карты кулларына телефон тоткан, нидер карый – ул интернет дигән чорга минем яшь әллә соңга калды, әллә узып китте – күзләр күреп бетерми - ди Максуд ага, көрсенеп.
Ә өйрәнергә, интернет киңлекләрендә “йөзәргә” теләге бар икән үзенең.
– Булмыйча! Шул ук көрәшне, аңа өйрәтү алымнарын бик теләп карар идем, - ди ул.
“Яшим!” дип яшәүче, үткәннәре легенда иттереп сөйләнелүче кешеләр шул алар – Максуд абый кебекләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев