Кече Чынлы урта мәктәбе ата-аналар комитеты призер исеменә лаек булдылар
Бәйгенең зона этабында республиканың 6 муниципаль районыннан 6 ата-аналар комитеты катнашты.
Тәтеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурсның максаты–мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Бәйгенең зона этабында республиканың 6 муниципаль районыннан 6 ата-аналар комитеты катнашты. Чүпрәле районын конкурста Кече Чынлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча, алар призер исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев