Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Чүпрәлегә эш визиты белән килде
Визит мәгариф хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсен уздыру кысаларында узды.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Чүпрәлегә эш визиты барышында, район башлыгы Марат Гафаров белән бергә, «Созидание» яшүсмерләр клубында булды, анда ул 10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу барышында ул югары сыйныф укучылары белән аралашты, университет мөмкинлекләре һәм аның перспектив юнәлешләре турында сөйләде. КФУ ректоры ассызыклаганча, һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында бик мөһим адым, һәм аны, кабул ителгән карарга үкенмичә, кирәкле юнәлештә сайларга кирәк.
–Сез әле һөнәри үсеш юлына адым ясар алдында гына. Тормышта һәрвакытта да ихтыяҗы булачак һөнәрне сайларга тырышыгыз. Моның өчен бар тырышлыгыгзны куегыз. Перспективалы һәм талантлы яшьләр өчен илнең иң яхшы югары уку йортларының ишекләре һәрвакыт ачык булачак, -дип мөрәҗәгать итте И.Гафуров укучыларга.
Казан университетында бүгенге көндә Чүпрәле районыннан 100гә якын студент белем ала, быел тагын 45 чыгарылыш сыйныф укучысы укырга керү өчен гариза тапшырган.
КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан федераль университетында педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре әйтеп үтте.
Илнең иң алдынгы саналган югары уку йорты бүгенге көндә берничә институтны берләштерә. Анда укытучыдан алып, табиб, юрист, инженер һ.б күп кенә белгечлеккә әзрлиләр. Студентлар өчен тулай торак бирелә, әйбәт укучыларга югары степендия түләнә. Әйтик, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручыларга, быел ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, югары уку йортына кергән очракта, 100 мең сум акча түләнә. Әлеге студентлар аерым программа нигезендә белем алачаклар. Агымдагы елдан исә, югары уку йортында полингваль мәйтәпләрдә белем бирү өчен өч телле педагоглар әзерли башлаячаклар.
Гафуров билгеләп үткәнчә, баш вуз күп кенә алдынгы фән академияләре, чит илләр белән хезмәттәшлек итә, студентлар өчен дә анда тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр тудырылган һәм күпләр бу юнәлештә уңышлы гына эшләп тора.
Шулай ук ректор КФУның Россиядә үз структурасында өч гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 1-11 сыйныфларда белем алу белән) һәм Аутистик спектрдагы балалар бакчасы булган бердәнбер вуз булуын да билгеләп үтте. Билгеле әлеге мәгариф учреждениеләрендә уку-укыту, тәрбия бирү программасы алдынгы метдоикаларга нигезләнеп гамәлгә ашырыла.
– Әлеге бүлекчәләр технологияләр трансферы һәм мәгариф өлкәсендә төрле тикшеренүләр өчен мәйданчык булырга тиеш, - дип аңлатты Илшат Гафуров.
Ректор ассызыклаганча, профильле педагогик кафедраларда педагогик кадрларны әзерләүне (традицион модель), профильле институтларда фән укытучыларын әзерләүне (бүленгән модель) һәм әзерлекнең педагогик булмаган юнәлешләрендә белем алучы студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен укытучы һөнәренә керү мөмкинлеген (вариатив модель) күз алдында тоткан өч модель гамәлгә ашырыла.
Аерым алганда, күптән түгел вуз структурасына кергән Алабуга «Университетская» мәктәбе фәнни-педагогик тикшеренүләр һәм мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, шулай ук студентларны-булачак педагогларны гамәли әзерләү өчен модель - эксперименталь полигон булачак.
Очрашу ахырында ректор район укучыларын югары уку йортына укырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев