Картлар йортында яшәүче Чүпрәле өлкәннәре янында
Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда!
Караучысыз калган әби-бабайларны сыендырырга ярый әле картлар һәм инвалидлар йортлары бар. Безнең районнан да шундый йортларда 17 өлкән кешебез гомер кичерә.
Ел саен Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында әлеге йортларда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен авыл җирлекләре башлыклары барып белешә, күчтәнәчләр тапшыра.
Иске Шәйморза авыл җирлегеннән Буа районындагы интернатта өч өлкән кеше: Фәрит Әхмәтов, Иршат Вәлиев Зәйтүнә Рәхимова яши.
Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров:
- Интернатта тәрбияләнүче өлкәннәребезнең хәлләрен ел дәвамында белешеп торабыз. Ә инде өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм белән котлау традициягә керде. Хәзер үзләре дә нәкъ шул көнне көтеп торалар. Авылдашларның, күршеләрнең хәлләрен сорашалар. Быелгы очрашу да бик җылы узды. Өлкәннәребезнең күңелләре булды.
Иске Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов:
-Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә. Һәр елны өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Буадагы картлар йортына килеп, үзебезнең җирлектән чыккан Тәлгать Фәхретдиновка күчтәнәч китерәбез. Ул үзен бик яхшы хис итә, шушындый карашка сөенә, бик ошый үзенә.
Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов:
-Буа картлар интернатында безнең авылдан да ике Акъәбиебез: Рәшидә Сәлахова һәм Сания Сәгъдиева гомер кичерә. Күңелләре бик күтәренке. Без барганда концерт карап утыралар иде. Бик куандылар. Рәхмәтләр әйтеп, теләкләр теләделәр.
Шушы көннәрдә генә Буадагы мәдрәсәгә бер машина бәрәңге дә төяп җибәрдек әле. Ходай Тәгалә кабул итсен! Картлык һәркемгә килә. Өлкәннәр сәламәтлек, исәнлектә, безнең тарафтан файда күреп, киләчәктә матур итеп яшәсеннәр.
Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов:
-Өлкәннәр көне уңаеннан ел саен без дә үзебезнең җирлектән чыккан картларыбызга хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Буа районындагы картлар интернатында безнең җирлектән икәү: Кече Аксу авылыннан Любовь Мирофанова һәм Түбән Чәке авылыннан Фәһим Ильязов яши. Фәһим абый анда 10 еллап тәрбияләнә, ә менә Любовь Степановнаның анда күченгәненә әле 2 ай гына узды. Гомере буе ялгыз яшәде ул, якын туганнары да юк. Килүебезгә бик шатландылар. Яшәү шартлары да бик әйбәт. Бер күрешү –бер гомер, диләр. Озаклап сөйләшеп утырдык, бик күңелле булды.
Тагын бер өлкән кешебез, озак еллардан бирле Татар Шатрашаны авылыннан Заһид Абитов Нурлат шәһәрендәге картлар йортында яши. Аның да хәлен белешеп торабыз.
Әйе, Һәрбер кеше өлкәнме ул, яшьме – якыннарының игътибарына, күңел җылысына сыенып яшәсен иде. Язмыш сынаулары шулай кушкан икән, биредә тәрбияләнүче өлкәннәребез дә ул сынауларга бирешмичә яшәргә язсын. Хөкүмәтебезнең игътибарын һәрвакыт тоеп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев