Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Картлар йортына сәяхәт

Җәмгыятьтә картлар йортлары, анда яшәүчеләр турында күп кенә гаделсезрәк фикерләр яши. Кайберләүләр, хәтта, анда “эләгүчеләр”не үзләре шуңа лаек дип саный...

Бу дөреслеккә туры киләме?  Бәхәсләшүе авыррак, әлбәттә. Әмма картлар йортына “эләгү” артында күп кенә сәбәпләр яшерелгән.  “Әллә үзләре гаепле, әллә заманда хата... Картлар йорты тупсасында күпме  язмышлар ята”, дигән шагыйрь дә заманыбызның чынбарлыгын чагылдыра.

Беренчеләре – гомере буе ялгыз яшәгән, төзелешләрдә, колхозларда хезмәт куйган, урман кискән, үзләренең әниләрен, әтиләрен тәрбияләп, тормышларын төзи алмый калган  әби-бабайлар.  Яшәү дәверендә авырлыктан гайре башканы күрмәгән бу өлкәннәр, бирегә килеп эләккәч, гадәттә,  барысынннан да канәгать булып, рәхмәтен әйтә-әйтә гомер итә.

Икенчеләре - озынгомерле, балалаларын  җирләгән  ялгыз картлар. Өченчеләре исә, балаларына, туганнарына кирәкмәгәннәр. Соңгылары турында да фикерләр бәхәсле булырга мөмкин. Кайберәүләрнең балалары тормыш авырлыгыннан: үзләре дә ялгызы күп, инвалид бала үстергәнгә, әти-әнисен бирегә китергән. Еш кына балалар зур шәһәрләргә китәләр, ә картлар күченергә теләмиләр һәм туган җирләрендә яшәп калып, онытылалар. Әниләре-әтиләре исән булып та, аларның барлыгын белмәгән балалар да бар. Кыскасы, һәркемнең үз язмышы, үз тормыш тарихы, ник алай, ни өчен болай булганлыгын аңлавы да, аңлатуы да бик кыен.

Картлар йортында яшәргә мәҗбүр булганнарның  һәркайсын – кемгә дә кирәкмәгәнлек, ташланганлык хис-тойгысы  берләштерә. Һичшиксез, алар бер җылы бер сүзгә, гади генә игътибарга мохтаҗ. Эчке сыкрануларын, йөрәк тулы әрнүләрен сөйлисе сүзләрен яшереп елмаялар, күңелләрендәге моңсулык, ялгызлык халәте исә күз яшьләре булып ага.

Әлеге хис-кичерешләрне, шушы көннәрдә Буадагы картлар йорты-интернатта булганда күреп кайттык. Биредә гомер көзләрен каршы алырга мәҗбүр булган 12 өлкән райондашыбыз яши. Араларында озак еллар шунда яшәүчеләр дә, быел гына килүчеләр дә бар.

Аларның яшәү шартлары белән картлар йорты директоры урынбасары Лилия Камалиева таныштырды.  “Бездә барлыгы 250 өлкән кеше яши, алар арасында урында ятучылары да бар. 53 хезмәткәр аларга хезмәт күрсәтә. Барысы да итагатьлеләр, махсус белемлеләр. Күп кенә чаралар үткәрәбез, өлкәннәребез бик активлар, барысында да катнашалар. Безнең тормышыбыз Телеграмм каналында, ВКонтакте челтәрендәге төркемнәребездә яктыртыла”,-ди.

Өлкәннәр бирегә килгәннән соң, тору урыннары буенча адреслары картлар йорты артына теркәлә. Пенсияләренең 75 проценты дәүләт карамагына күчә һәм аларны тәрбияләүгә тотыла. 25 проценты үзләренә бирелә. “Ул акчаларга кибеттән тәм-томнар алалар, бер-берсенә бүләкләр әзерлиләр,-ди директор урынбасары. - Монда алар көненә дүрт тапкыр тукланалар, атнага бер тапкыр мунча керәләр.

Лилия Камалиева әйтүенчә, Өлкәннәр көне уңаеннан  күрше районнардан делегацияләр котлаулар, бүләкләр белән килә башлагач, һәркайсы баласыман  “үзенекен”  көткән. “Ә нигә безгә килмиләр, безгә кайчан киләләр”, дип әйтә башлаганнар.  

–Килегез,күрегез, өлкәннәрнең хәлләрен ешрак белегез, язмышлары белән кызыксыныгыз. Алар сезне көтә. Мөмкинлек булса, барысын бергә автобуска утыртып, туган якларын күрсәтеп килү дә рөхсәт ителә,-ди ул.

Өлкәннәребезне  бәйрәм уңаеннан Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов, пенсионерлар союзының райондагы бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова, ветеран Нурлеҗиһан Айметдинова котлады. Бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Дилүзә ханым Азизова өлкәннәргә өйдә пешкән ризыкларын таратты, оекбашлар, Равиль абый Вәлиуллинга җылы свитер бүләк итте.

Нурлеҗиһан апа халыкны социаль яклау идарәсендә эшләгән елларында биредә  күп тапкырлар булырга туры килүе турында сөйләде:  “Язмыштан узмыш юк, диләр. Нишләп була.  Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Ялгыз картларны ташламый, үз тәрбиясенә ала”, диде ул.

Сүз дә юк, картлар йортында шартлар да әйбәт, яшәве дә рәхәт, уңайлы. Шулай да өлкәннәр  белән аралаша башлагач, һәркайсы туган җирен сагынып сөйли, кайтасылары бик килүе турында әйтә.

89 яшьлек Камәрия апа Тапкина Яңа Чокалы авылыннан. Ул әле бирегә июль аенда гына килгән. Яшьлеген сагынып, колхозда хезмәт куйганнарын, кул белән борчак урганнарын сөйли. Ә иң теләгәне - һәркемнең гаиләле, балалы булуы. “Миңа андый бәхет язмады. Әнине карарга кирәк иде. Аннан ялгызы гына яши алмый башладым. Дөрес туганнарым селтәмиләр үзе...”,-ди ул. Әбекәй бик күп догалар укый, дини гыйлемле.

88 яшьлек Гөлбану апа Садыйкова исә Чепкас-Илмәт авылыннан. Ул интернатта 2019 елдан бирле яши. “Эшли-эшли ялгыз калдым, йортым яшәү өчен яраксызга әйләнде, хәзер инде бөтенләйгә бикләнде...”, дип сыкрады ул да.

Иске Чүпрәле авылына моннан берничә ел элек кайтып урнашкан Татьяна Незванованы да күпләр хәтерлидер. Ул да Буадагы картлар йортында гомер итә. “Мине барысы да монда ярата, мин дә яратам аларны”,-ди.

Яңа Чүпрәле авылыннан Равил абый Вәлиуллин исә биредә 2015 елдан бирле яши икән. “Ат белән йөрдем. Эшләдем. Хәзер инде исәнлегем белән әлләни мактана алмыйм. Монда тәрбиялиләр, урамга алып чыгалар, ашаталар. Авылга бик кайтасым килә шул, кызым...”, дип елап җибәрде.

Картлар йортындагы райондашларыбыз тагын очрашулар өмет итеп безнең арттан күз яшҗләрен сөртә-сөртә кул болгап калдылар... Күңелне ирексездән авыр хисләр биләде. Берәү дә язмыш тарафыннан олыгайган көнендә үзенә ни язылганын белми... Алда бәхетле картлык көтсен иде! Һәркемне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев