Кабат сөткә бәя турында
Авыл кешесе сыерларның баш санын арттырып барган бер заманда һәм үзеннән арткан сөтне җайлы гына рәвештә сөт җыючыларга тапшырырга күнеккән бер вакытта, халыктан әлеге продукцияне сатып алу бәясе төшә башлады.
Әлеге мәкаләне язар алдыннан Буа районындагы һәм күрше Чувашия Республикасының Батыр районындагы коллегалар белән элемтәгә кердем. Шәхси хуҗалыктан сатып алынган сөтнең 1 литры өчен Чувашиядә 1 февральдән - 13 сум, Буа районында да 13 сум түли башладылар, диделәр алар. Ә узган елның февраль аенда исә сөткә бәя 20-21 сум булган. Бездә дә шулай ук - 2017 елның февралендә шәхси хуҗалыклардан сатып алынган сөт бәясе - 20 сум, 2016 елда исә 15,5 сум булган. Бәяләрнең болай уйнап торуына борчылган район башлыгы Александр Шадриков шушы көннәрдә сөт җыючылар һәм трейдерлар, ягъни халыктан җыелган сөтне кабул итү һәм сату буенча арадашчылар, белән очрашты.
Бүгенге көндә районның шәхси хуҗалыкларыннан көненә 26 тоннага якын сөт сатыла. Продукцияне җыеп шушы трейдерларга илтеп тапшыру белән районда 42 сөт җыючы шөгыльләнә. Трейдерларның сөтне нинди заводларга тапшыруына карап, аларның сөт җыючылар белән ясаган исәп-хисабы да төрле. Чувашия сөт эшкәртү заводлары сөтне бик аз күләмдә ала башлаган, билгеле инде аның хакын да төшергән. Татарстанда исә, әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булу сәбәпле, ничек тә булса халыктан җыелган сөт бәясен бик түбән төшермәскә тырышалар. Әмма заводларга коры сөт керә башлаган. Натураль сөтне эшкәртеп продукция җитештергәнче, коры сөттән җитештерү кулайрак икән. Узган ел исә заводларга коры сөттән продукция җитештерү рөхсәт ителмәгән. Ә быел андый чикләүләр юкка чыгарылган. Һәм менә күсәкнең юан башы тагын да шул, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчегә төшә.
-Безнең үзебезнең дә 8 сыерыбыз бар, авыл халкыннан да сөт җыю эшенә керешкән идек. Аптырадык хәзер. Җыелган сөтне антибиотиклы дип кире дә кайтаралар, кайвакыт. Без аны халыктан 15 сумга җыйган булабыз, түкмәс өчен 4-5 сумга кем ала шуңа бирәбез,-ди сөт җыючы Гөлназ Идиятуллина.
-Халык та безне аңласын иде, төрле кешеләр бар бит сепараттан аерткан сөт тапшыручылар да, сөткә су кушучылар да очраштыргалый...
Сөт эшкәртүче заводлар алга таба да продукцияне коры сөттән ясауны дәвам итсә, сөт бәясе тагын да төшәчәк, дигән фаразлар да бар. Әлегә безнең районда район башлыгы соравы һәм таләп итүе буенча февраль аенда сөт бәясен 14 сум күләмендә тотарга килешенде. Һәм әлеге мәсьәлә район җитәкчелеге контролендә булачак.
Шушы арада куанычлы хәбәр дә килеп иреште.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлү турында карар кабул ителүе турында белдерделәр. Бер сыер тотучыларга субсидия күләме - 2 мең, ике сыер асраучыларга, сыер башына - 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк булганда, сыер башына 4 мең сум акча биреләчәк.
-Субсидияләр быел ел ахырын көтмичә, һәм сөт базарындагы вәзгыятьне исәпкә алып, авыл кешесенә ярдәм итү максатыннан февраль аенда түләнеләчәк, - дип белдерә министр урынбасары Ришат Хәбипов.
Ул әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралганлыгын да әйтә. 335 млн сум акча шәхси хуҗалыкта сыер тотучыларга, ә калганы 1 башка 1 мең исәбеннән савым кәҗә асраучыларга биреләчәк.
Субсидия терлекчелекне саклау һәм арттыру өчен бирелә. Аңлашылганча, савым сыер һәм кәҗәләрне чалырга ярамый. Сөт тә реализацияләнергә, ягъни сатылырга, тиеш. Субсидия алырга хокуклы шәхси хуҗалыклар исемлеге авыл җирлеге Советында төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев