Җитәкчеләр яшь чүпрәлеләрнең Яңа ел теләкләрен үтәячәк
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узачак.
Бүген, 2024 елның 23 декабрендә, район җитәкчеләре, яшь чүпрәлеләрне бүләкләр белән сөендерү өчен, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдылар.
Акциядә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның урынбасарлары һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров районыбызның өч яшь кешесенең теләген үтәячәк.
"Без барыбыз да могҗизаларга һәм теләкләрнең үтәлүенә ышанабыз.Балаларның Яңа ел теләкләре үтәлергә тиеш", - диде ул.
Хәйрия акциясе Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы белән узды. Аларга кар бабай ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев