Иске Шәйморзада “Карга боткасы” бәйрәмен билгеләделәр
Бәйрәмнең төп максаты: халкыбызның югала башлаган йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм яшь буынга җиткерүгә юнәлтелгән иде.
28-март көнне Иске Шәйморза авылындагы “Җир һәм кешеләр” музее каршында язны каршы алуга багышланган “Карга боткасы” бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп максаты: халкыбызның югала башлаган йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм яшь буынга җиткерүгә юнәлтелгән иде. Ният-максатлар күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашкандыр дигән өмет бар.Чөнки мәйданга килгән һәркем үзен бәйрәмнең бер күзәнәге итеп хис итте.Иң башта бәйрәмнен йоласы курсәтелде.Илгә-көнгә изге теләкләр теләп такмазалар әйтелде. Бала-чагалар белән өлкәннәр чиратлашып җырладылар, биеделәр, спорт уеннарында катнаштылар.
Авыл халкы, тынгысыз кешеләр-иганәчеләр ярдәме белән катнашучылар өчен бик куп бүләкләр алынган һәм сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр әзерләнгән иде. Халкыбызнын төп милли ризыклары самовар чәе белән кайнар коймак, итле ботка бәйрәмгә килгән һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән бер кеше дә бүләксез калмады.
Шәйморза халкы әлеге бәйрәмне оештыручылар, музейның әйдәп баручы методисты Фәридә һәм аның тормыш иптәше Тәлгать Җаббаровларга халыкны ял иттергәннәре өчен рәхмәтләр әйтеп, өйләренә таралыштылар. Ә оештыручылар үз чиратларында, башлаган эшләрендә теләктәшлек белдергән иганәчеләргә һәм бәйрәмдә катнашкан авылдашларына рәхмәтле иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев