Тарихын белмәгәннең киләчәге юк
Чараны оештыруга төп сәбәп–тиздән дөнья күрәчәк яңа китап хакында фикер алышу иде. Әлеге китапны булдыру хакында ел башында район газетасы аша да игълан ителде. Авторы –авылдашыбыз Фәния ханым Баязит.
Яңа басмада авылыбыз халкы турында тарихи язмалар урын алачак.Бүгенге көндә язмаларның күп өлеше тәмамланган, әмма шулай да, язылмый калганнары да бар. Чарада катнашучылар китапка мәгълүматлар туплау өлешен тәмамлау хакында фикер алыштылар. Яңа басма чыгачагы хакында ишетми калганнар, хәбәрләрне тиз арада авторга җиткерсеннәр иде, дигән теләкләр яңгырады.
“Тарихын белмәгәннең киләчәге юк", дигән гыйбарәне истән чыгармыйк. Авылыбыз халкының тарихыны бергә, бердәм булып туплыйк!
Нет комментариев