Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәледән Идиатуллиннарның сокланырлык гомер юлы

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Иршат Шәйхулла улы һәм Суфия Миннәтулла кызы Идиатуллиннар 6 августта үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Алтын туй ул 50 ел бергә яшәгән парларның сөю-хөрмәт, тырыш-хезмәт, бер беренә юл биреп киңәшеп-аңлашып яшәгән гомернең нәтиҗәсе. Ярты гасыр бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек,  акыл, өмет, ышаныч кирәк.

Иршат Шәйхулла улы Иске Чүпрәледә авылында туып-үсә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, туган туфракка кайтып төпләнә. Озак еллар юл төзү идарәсендә мастер вазифасын башкара.  Иршат абый дәверендә төзелгән юлларның, салынган яңа күперләрнең исәбе санап бетергесез. Ул чорда  һәр авылга диярлек яңа юллар тартыла һәм болар һәммәсе аның тырыш хезмәте бәрабәренә эшләнә.

Тормыш юлы

1990 елда Иршат Шәйхулла улы райондагы газ участогына эшкә килә. Бу елларда районга газ ягулыгы тарткан мәлләргә туры килә. Йортларга беренче зәңгәр утны тартучыларның да берсе нәкъ менә Иршат абый була. Аннан соңгы хезмәте Иршат абыйның почта хезмәте белән бәйле. Ул бирегә җитәкче урынбасары итеп билгеләнә. Район финанс бүлегендә дә инспектор буларак Иршат абыйның саллы эзе бар. Районыбызның төрле тармакларында җаваплы вазифаларны башкарып, ул 2012 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны исеменә лаек була һәм район оешуга «90 ел» медале белән дә бүләкләнә.

Суфия апа Миннәтулла кызы Чувашиядән килен булып килә Чүпрәлегә. Канаш медицина училищесын тәмамлаган белгечне юллама белән район хастаханәсенә эшкә җибәрәләр һәм биредә аның бар язмышы бәйләнә. Фельдшер-акушерка булып, гомер буе ул район хастаханәсендә 35 ел хезмәт куя. Суфия апаны күп гаиләләрнең “кендек әбисе” дә дип атарга мөмкин. Шушы еллар дәверендә аның кулы аша күпме бала туган, күпме әти-әни сабыен кулына алган. Бүген аларның һәркайсы Суфия апаны җылы искә алып, олы рәхмәтләрен әйтә.

Хезмәтенә дәүләт тарафыннан югары бәя бирелә Суфия апаның. Ул Россиянең Сәламәтлек саклау отличнигы исеменә ия, хезмәт ветераны, агымдагы елда Чүпрәле районы оешуга “95 ел медале” белән бүләкләнде.

Хәрәкәттә-бәрәкәт

Идиатуллиннар гаиләсенә 1976 елның 6 августында нигез салына. Гаиләдә ике кыз бала туа.  Аларның һәркайсы лаеклы белем алып, бүгенге көндә тормышта үз юлларын тапкан шәхесләр, үзләре дә гаиләле, балалар тәрбиялиләр. Әти-әниләрен оныклар, хезмәтләре белән сөендереп яшиләр.

Суфия апа да Иршат абый да бәхетле картлыкларын ислам дине кануннары кушканча матур итеп үткәрәләр. Икесе дә намазда, дини бәйрәмнәрдә катнашалар. Иршат абый мәчет тормышында актив катнашучыларның да берсе.

Шәхси хуҗалыкларында да тик тормыйлар өлкәннәр. “Хәрәкәттә-бәрәкәт”, -дип бакчаларында яшелчә-җимешен, чәчәген үстерәләр, һәр туган көнгә шөкер итеп яши бирәләр.

Туганнарга, тирә-күршеләр өчен дә аларның ишекләре һәрвакыт ачык, ярдәм кирәк булганда килеп җитәләр, киңәшләрен бирәләр. Шуңа да авыл халкы, гомумән райондашлар тарафыннан олы хөрмәткә ия затлар.

Тормыш юлын үзеңнән соң матур эзләр калдырырлык итеп үткәрергә кирәк, дигән гыйбрәтле сүзләр бар. Алар нәкъ менә Суфия апа һәм Иршат абый Идиатуллиннарга туры килеп тора. Алдагысы да матур, якты булсын Алтын туйларын билгеләп үтүче әлеге күркәм өлкәннәребез парының.

Лилия Миначева, Иске Чүпрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев