Иске Чүпрәледә яшәүче Айметдиновлар өйләрендә окоп шәмнәре ясыйлар
Районда үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе районда дәвам итә
«Игелек кыл да суга сал», диләр. Эшләгән яхшылыгың турында кычкырып йөрмә, янәсе. Әмма без, җурналистлар, андый кешеләрне күрми, алар турында язмый булдыра алмыйбыз.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Альбина һәм Фәнис Айметдиновлар да шундый — игелеклелек үрнәге итеп күрсәтеләчәк кешеләр. Алар махсус хәрби операциягә ярдәм итү теләгеннән окоп шәмнәре ясый башлаганнар иде.
—Махсус хәрби операция зонасына китүчеләр арасында танышларыбыз да, туганнарыбыз да бар. Аларга һәм Ватан сагында булган егетләргә ярдәм итү теләге тынгы бирмәде. Интернетны актардык һәм гади генә булган консерва банкасы кебек калай савытлар кулланып, окоп шәмнәре ясау мөмкинлеге булуы турында белдек. Окоп шәмнәрен шуннан карап ясарга да өйрәндек. Һәм, тормыш иптәшем белән икәү, әлеге эшкә керештек,-ди Фәнис.
Таныш-белешләренә, туганнарына кулланудан калган калай савытларны безгә китерегез, дип мөрәҗәгать итәләр. Әкренләп эш алга таба тәгәри шулай.
Шәм ясау өчен кирәкле булган парафинны интернет аша кайтарталар. Беренче партия окоп шәмнәрен районнан гуманитар ярдәм киткәндә биреп җибәрәләр. 2022 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 500дән артык окоп шәмен махсус хәрби операция зонасына озатканнар.
Андагы егетләр белән дә даими элемтәдә торалар. Шәмнәрнең ничек янулары, сыйфаты белән кызыксыналар.
Һәм шуны да әйтергә кирәк, Айметдиновлар парафинны үз акчаларына сатып алалар. Ә калай савытларга, умарта ояларында кулланылган иске кәрәзләр, балавызларга ихтыяҗлары бар.
— «Балавыздан ясалган окоп шәмнәреннән чыккан хуш ис уебызда безне туган якларга кайтара», диләр егетләр, -ди Фәнис.
—Шәмнәр хәрбиләр өчен бик кирәкле әйбер. Яхшы яналар һәм төтенләмиләр. Аларны окопларда, блиндажларда ризык җылыту өчен дә кулланырга була.
Эшебезгә күңел җылыбызны кушабыз, файдасы булсын иде, -диләр ирле-хатынлы Айметдиновлар.
Альбина Чуваш Чүпрәлесе авылында маскировка челтәрләре үрү пунктына да йөри.
— Төп эшемнән соң Чуваш Чүпрәлесенә барам, хәлемнән килгән кадәр, башкалар белән бергә, челтәрләр үрәм,- ди Альбина. — Башкаларга ярдәм иткәнеңне белү күңелгә рәхәтлек бирә.
Альбина район үзәгендәге мәктәпне тәмамлагач, Буада бухгалтер белгечлеген үзләштерә. Төрле елларда районда хастаханә кассасында, МСОда, СПТУда хезмәт куя. Соңгы елларда исә кибеттә кассир вазифасын башкара. Тормыш иптәше Фәнис райондагы подстанция оешмасында 30 елга якын хезмәт куя, электромонтер ул. Ике бала тәрбиялиләр.
Бүгенге көндә олы уллары Нәфис Казан шәһәрендәге оешмаларның берсендә эшли. Илсаф Казан авиация институтының икенче курсында укый.
Альбина гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Бакчаларында кыяр-помидорлары, башка яшелчәләрне мулдан игәләр. Камыр ашларына да уңганлыгы бар Алъбинаның. Чәк-чәкләр, кош телләре пешереп, тиз бозылмый торган төрле боткалар әзерләп районда эшләп килүче «Огонек доброты» оешмасы аша махсус хәрби операциясе зонасындагы егетләргә җибәрә.
—Дөньяда тынычлык булсын. Хәрби егетләр исән-сау кайтсыннар,-ди Альбина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев