Иске Чүпрәледә җәяүлеләр күпере эшләнде
Иске Чүпрәле авылының Пионерская урамы белән “Дачный” поселогындагы Луговая урамнары җәяүлеләр күпере белән тоташкан.
Иске Чүпрәледән Гөлсинә апа Фәизова редакциягә килеп, шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Иске Чүпрәле авылының Пионерская урамы белән “Дачный” поселогындагы Луговая урамнары җәяүлеләр күпере белән тоташкан.
– Ниһаять, без күперле булдык, – диде ул.
– И-и, рәхәт хәзер, турыдан гына шушы күпердән, елганың теге ягындагы “Дачный” поселогына чыгам, әллә кайдан Ленин урамы аша да, бу яктан да ярты районны әйләнеп йөрисе юк. Юкса, ничәмә-ничә еллар җәфа чиктек бит, – дип сөйләде Гөлсинә ханым. – Турыдан гына, шушы күпер аша чыгып, кунакка, спорт объекларына, бу якта бит бассейн да, боз сарае да, бадминтон комплексы да урнашкан. Рәхмәт җитәкчеләргә, аеруча район башлыгы Марат Гафаровка, «Прогресс» предприятисе җитәкчесе Евгений Иванцовка, җәяүлеләр күперен ул эшләтте. Рәхәтләнеп йөрибез. Әле менә бу атнада казлар өмәсенә чыктык шушы күпер аша. Күпере дә бик нык, йөрергә дә уңайлы килеп чыккан.
Ә күпер чыннан да бик әйбәт килеп чыккан. Аны булдыру башлангычы халык җыеннарына барып тоташа.
– Мин бу турыда күптән уйлап йөри идем инде, – ди Гөлсинә апа Фәизова. Биредә кайчандыр күпер булганмы, юкмы–анысын төгәл әйтә алмыйм. Әмма халык җыенында сорауларгыз юкмы, дигәч, әйтеп карарга булдык. Шулай итеп, менә бер ел дигәндә, җәяүлеләр өчен күперле дә булдык. Авыл халкы да рәхәтен күрсен.
Гөлсинә апа Фәизованы район халкы бик яхшы белә. Ул бик актив ханым. Ветераннар, пенсионерлар оешмасы тарафыннан үткәрелгән барлык чараларда катнаша, озак еллар балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыкты. “Халык җыенында әле тагын күтәреп чыгасы сорауларым бар”,-ди ул. Изге эшләр дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев