Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов: «Эт асрасаң, бәйдә тот!»

Төркемләп яисә ялгыз гына урам буйлап чапкан этләр күзгә еш ташлана

Хуҗасыз этләр күпләрне, балалары мәктәпкә йөргән әти-әниләрне бигрәк тә, борчый. Проблеманы хәл итүнең юллары бармы? Гомумән, хуҗасыз этләр белән ни эшләргә? Әлеге сорауларны Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамовка бирдек.

— Дәүләт Думасы тарафыннан «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» Федераль закон кабул ителгән иде. Әлеге закон нигезендә 2020 елның 1 январеннан «Этләрне тоту, стерильләштерү, вакциналау һәм яшәгән урыннарына кире кайтару» ысулы кулланыла башлады. 
Хайваннар агрессив булса да аларны эвтаназияләү (үтерү) тыела. Андыйлар приютларда калдырыла һәм үлгәнче шунда яши. 

Район үзәгендә һәм авылларда хуҗасыз этләрнең күп. Бу турыда халыктан мөрәҗәгатьләр еш алына. Яз башында исә бу проблема кичектереп булмаслыкка әйләнә. Безнең җирлектә дә, мәсәлән, соңгы көннәрдә хуҗасыз этләрне аулау буенча эш башланды. Ул алга таба да дәвам итәчәк. Этләрен бәйдә тотмаган хуҗаларга беркетмәләр дә төзелә. Ул эшләр административ комиссиядә карала, штрафлар салына. Шуңа да карамастан, кайбер кешеләр үз хайваннарын урамга чыгарып җибәрүне кулай күрә. Аулый башлагач, эте югалучылар арасында дәгъва белән, безне гаепләп килүчеләр дә була. Андыйларга: «Этең кадерле дә, нигә бәйдә тотмыйсың соң син аны?» диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев