Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәледә Өлкәннәр көненә ярминкә узачак

Бу шимбә, 30 сентябрьдә, район базар территориясендә көзге ярминкә үтәчәк.

Чара Өлкәннәр көне кысаларында уздырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр тарафыннан арзан бәядән продукция тәкъдим ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу көнне бодай - 6, арпа, солы - 5әр, борчак 7 сумнан сатылачак. Шулай ук, Чүпрәле элеваторы югары сортлы он тәкъдим итәчәк, салам, печән, мал-туар да алып булачак. Хуҗалыгында бәрәңге, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрне мулдан үстерүчеләргә дә аларны сату мөмкинлеге тудырылачак.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәргә концерт номерлары бүләк итәчәк, ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре кайнар чәй белән сыйлаячак. Ярминкә иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев