Иске Чүпрәле авыл җирлегендә яңа урынбасар
Иске Чүпрәле авыл җирлегенең чираттан тыш утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгының яңа урынбасарын сайлау мәсьәләсе каралды. Әлегечә бу вазифаны башкарган Фәрит Галләмов лаеклы ялга чыгу сәбәпле, шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде. Аның урынына "Фламинго" җәмгыятенең директор урынбасары булып эшләгән Рамиль Низамов сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев