Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле мәчетенең яңа имам-хатыйбын сайладылар

Мәчетнең элекке имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов, кызганычка каршы, җыелышка сәламәтлеге буенча килә алмады.

 Бүген , Мөхәррәм аеның 26 нчы көнендә (3нче сентябрь)  30 елга якын эшләп килүче Иске Чүпрәле мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды.

 Җомга намазы вакытында узган җыелышта район башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук җирле мәхәллә халкы, аксакаллар катнашты. Имам-хатыйб вазыйфасына Җәмил хәзрәт Ибраһимов кандидатурасы тәкъдим ителде, ул бертавыштан сайланды.

Мәчетнең элекке имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов, кызганычка каршы, җыелышка сәламәтлеге буенча килә алмады. Район башлыгы Марат Гафаров һәм башкалар аны шәхсән өенә барып рәхмәт җиткерергә булдылар.

Әмир хәзрәт Аббазов мәчеттә 20 ел дәвамында имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Сәламәтлеге буенча, яше буенча да, август аенда ул быел 89 яшьлеген билгеләп үтте, Әмир хәзрәт үз вәкаләтләрен яшьрәк буынга тапшырырга карар кылган. Җәмил хәзрәт Ибраһимов исә 2 ел дәвамында әлеге мәчетнең имамы булып тора.

Реклама

Район башлыгы Марат Гафаров Әмир хәзрәткә ислам динен таратуга, җирлектә  әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды, сәламәтлек теләде.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов милләтара һәм диниара татулыкны үстерү, татар дини-дини мирасын саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан мөфтиенең "Бердәмлек" медале белән бүләкләде.

Ә яңа сайланган имам-хатыйбка нәтиҗәле эш теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев