Иске Чүпрәле авылының "Дуслык" паркында WiFi зона ясарга тәкъдим иттеләр
Паркның бистәдә яшәүчеләр белән беренче фикер алышуы узган иде.
21 августта, Иске Чүпрәле авылының «Дачный» поселогындагы “Дуслык " паркы концепциясе проекты буенча икенче фикер алышу булды.
Паркның киләчәк үсеше белән бәйле икенче очрашуда оешма җитәкчеләре, эшләүче яшьләр, ветераннар, шулай ук парк язмышына битараф булмаган кешеләр катнашты. Казан шәһәре вәкилләре паркның булачак проектын тәкъдим иттеләр һәм яңа идеяләрне, үзгәрешләр кертү теләкләрен ишетәселәре килүне билгеләп үттеләр.
Нигездә, паркта традицион төзекләндерү: пандуслар, юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары һәм башкалар булдыру планлаштырыла.
Очрашу барышында паркта яшьләр өчен WiFi зона оештырырга, видеокүзәтү урнаштырырга, яшеллек белән бизәргә, ә эскәмияләрне оригиналь итәргә тәкъдим ителде.
Моннан тыш, төрле фигуралы фотозона ясарга тәкъдиме кертелде. Ә менә моның өчен нинди фигуралар һәм элементлар булырга тиеш, экспертлар халык белән сораштыру оештырырга киңәш итте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр әлеге паркның поселокта яшәүчеләр белән беренче фикер алышуы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев