Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылы мәчетенә иганәчеләр ярдәм итә

Бисмилләһир-рахмә-әнир-рахиим.


Иске Чүпрәле авылы мәчетендә чираттагы ремонт эшләре башланды. Хәзерге вакытта аның тышкы ягын матурлыйлар. Бинага алып керүче ишек алдында, ян якта брусчатка җәяргә керештеләр.
-Тышкы якны яктырту турында да уйланабыз. Манара өстендәге айны яктырту өчен махсус лампочкалар кулланырга ниятлибез. Яз башында куаклар утырткан идек.

Алар да матур гына үсеп киттеләр. Иганәчеләргә ихлас рәхмәт сүзебез. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылына торган, гыйлем тарала торган, мөселманнар җыела торган, Аллаһ өчен иң сөекле булган йорт ул мәчет. Мәчет төзегәндә бер кирпеч салсаң, әҗер савабы шул кирпеч зурлыгында булыр, ә мәчет салган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салырмын, дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы ярдәм иткән кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Бу кеше үлгәч, кабергә төшкәч тә кыямәт көненә кадәр дәвам итә, - ди мәчет имамы Җәмил хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев