Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авыл җирлеге бәйгедә җиңүче

Конкурс, 2015 елдан башлап, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә. 

Казанда  2021 ел нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс, 2015 елдан башлап, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.  Шушы 8 ел эчендә конкурс нигезендә 960 җиңүче һәм призерлар ачыкланган һәм  алар 160 000 сумнан (5 урын өчен) 665 мең сумга кадәр (1 урын өчен) грант акчаларына ия булган.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТҖҮ) югары эшен билгеләп, 2021 ел эчендә конкурста катнашучылар 17 меңнән артык төрле чара үткәрүен билгеләп үтте. Аерым алганда, спорт чаралары – 4 мең, мәдәни-массакүләм чаралар-5 меңгә якын, социаль яклауга мохтаҗ гражданнар категориясенә ярдәм итү буенча – 4 меңнән артык, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча – 5 мең төрле чара оештырылган.

2021 елда конкурска 172 гариза кергән. Быел конкурсның приз фонды тарафыннан 50 млн. сумлык 120 грант каралган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр арасында Иске Чүпрәле авыл җирлеге дә бар. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев