Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитетында кадрлар үзгәреше булды

 Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына Венера Сәлахетдинова кандидатурасы тәкъдим ителде. 

Бүген, 30 июльдә икенче чакырылыш Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советы утырышы узды. Көн тәртибендә  “Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында» һәм «Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы турында» мәсьәләләре каралды.

Утырыш эшендә Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Рамиль Низамов һәм депутатлар катнашты.

Марат Гафаров көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчеп,  Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Сируковадан үз теләге белән лаеклы ялга китү турында гариза керүен хәбәр итте. Светлана Сирукованың шәхси һәм һөнәри сыйфатларын уңай яктан билгеләп үтеп, ул район тормышында актив катнашканы өчен аңа рәхмәт белдерде.

–Хөрмәтле Светлана Харисовна! Сезне район халкы хөрмәт итә,бу аеруча игътибарга лаек. Хезмәт юлыгыз хакимият структурасы формалашуның төрле үзгәрешләр чорларына туры килде. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, сез теләгән максатка ирешү өчен күп һәм намуслы эшләдегез. Сезнең актив эшчәнлегегезне алга таба районыбызның иҗтимагый тормышында күрергә өметләнәбез,-диде Марат Гафаров, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Светлана Сирукованың Иске Чүпрәле авыл җирлегендәге хезмәте 20 елны тәшкил итә. Шуның 14 елын–Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, һәм 6 елын–җирле үзидарә Советы секретаре булып эшли. Узган ел ул «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча фикер алышып,  Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына Венера Сәлахетдинова кандидатурасы тәкъдим ителде.  Ул озак еллар райондагы салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы булып эшләде, бүгенге көнгә кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 3 разрядлы өлкән белгече вазыйфасын башкарды.

Депутатлар бертавыштан Венера Сәлахетдинова кандидатурасы өчен тавыш бирделәр һәм яңа хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев