Реклама
Көн вакыйгасы
Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Covid-19дан ничек вакцинацияләнүе турында сөйләде
Барлык авырулардан иң нәтиҗәле ысул -ул, барыннан да элек - вакцина.
2020 елның 5 декабреннән башлап, илдә коронавируска каршы масштаблы вакцинация башланды. Беренче чиратта педагогларны,медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен, социаль хезмәткәрләрне вакцинацияләячәкләр дип әйтелде. Бүгенге көндә исә яңа коронавирус инфекциясенә каршы привиканы һәркем ясата ала һәм ул бушлай эшләнә.
Шул ук вакытта кешеләрдә вакцинацияне узарга яки узмаска дигән шик туа. Кешеләрне болай уйлауга, гадәттә берни белән дә дәлилләнмәгән фактларга нигезләнгән фикерләр этәрә. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Венера Сәлахетдинова да шулай дип саный.
Әмма мәсьәләне җентекләп өйрәнеп, “Әйе”, “Юк”,ны үзе өчен төгәл билгеләп, ул Covid-19 га каршы прививка ясатыррга булган. Бүген ул вакцинацияләүнең беренче этабын узган һәм «Туган як» һәм «Таван ен»га бу хактасөйләде.
- Мин социаль актив кеше буларак, үзем өчен вакцинация үткәрү турында карар кабул иттем. Безнең көндәлек эшебез кешеләр белән аралашу, гражданнарны теге яки бу мәсьәләләр буенча кабул итү белән бәйле. Еш кына урыннарга да чыгарга, өлкәннәр белән аралашырга туры килә. Шуңа күрә мин үзем авырып киткәнче, я булмаса кемгәдер авыру йоктырганчы, прививка ясатырга тиешмен, дип уйладым,-дип сөйли Венера Марс кызы. - Бүгенге вакцинациядән соң мин үземне әйбәт хис итәм, күңелемдә ниндидер җиңелрәк барлыкка килде, куркуларым да юкка чыкты.
Венера Марс кызы сүзләренә караганда, прививка ясатканчы, ул кирәкле документларны тутырган, табиб-терапевтта тикшерелгән. Хәзер аны 9 мартта вакцинацияләүнең икенче этабы көтә.
«Мин профессионалларга ышанырга кирәк дип саныйм. Чөнки барлык авырулардан иң нәтиҗәле ысул -ул, барыннан да элек, вакцина», - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле үзәк хастаханәсе поликлиникасында вакцинацияне барлык теләүчеләр ясый ала. Тулырак мәгълүматны 2-24-90- 2-25-91 номер буенча шалтыратып белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев