Иске Шәйморза урта мәктәбендә Тукай көне узды
26нчы апрельдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
Бу көнне безнең мәктәп тә иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Иртән мәктәпкә килүчеләрне Былтыр белән Шүрәле каршы алды. Алар һәркемгә Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар бирделәр, шигырьләреннән өзекләр сөйләттеләр. Коридорда Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырап торды. Беренче дәрестән соң башлангыч сыйныф укучылары өчен "Шүрәле" әкиятеннән өзек күрсәтелде. Башка тәнәфесләрдә балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, кайбер әсәрләрен сәхнәләштерделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, татарның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Арсланова З. Җ. 5-6нчы сыйныфлар өчен " Балачактан беләм Тукайны" темасына дәрес үткәрде. Анда балалар шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары турында сөйләделәр, шигырьләрен танып белү буенча ярышта катнаштылар, Тукай белән бәйле истәлекле урыннар турында мәгълүмат тупладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев