Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында Сабан туе гөрләде

Иске Шәйморза авылы уртасындагы мәйданда да быел Сабан туе бәйрәме узды. Соңгы берничә елда үткәрелми калган милли бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүче искешәйморзалылар да чын мәгънәсендә сусаган иде.

Әлеге хакта авылның өлкәне, "Сөмбелә" халык фольклор ансамбле җырчысы Альберт Идрисов таүз фикерләрен җиткерде.

-Иске Шәйморзада элек-электән Сабантуй матур итеп, зурлап үткәрелеп килде. Соңгы елларда гына аның кризис аркасында үткәрелми калуы, авылдашларда борчу тудырды. Ник дигәндә, милли бәйрәмебез-ул безнең традицияләр, яшьләргә дә шуларны җиткерергә тиешбез. Аллага шөкер, авылга ямь өстәп, быел барчабыз да бирегә җыелдык, киләчәге дә дәвамлы булсын аның.

Бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге исә "Ә.Ш.Әбдриев исемендәге Шәйморза" хуҗалыгы, авыл мәчете, эшмәкәрләр ярдәмендә туган. Авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров һәм хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Әбдриев та мондый бәйрәмнәр уздыру авылның яшәвен белдерүен әйттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов Иске Шәйморза авылы халкына бәйрәм уңаеннан район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән изге теләкләрен ирештерде.

-Иске Шәйморза авылының элек еллардан килгән традицияләре, нигезле эш алымнары яши. Авыл кешеләренең уңган булуы да менә шундый бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә дә күркәм эш-гамәлләр белән гомер кичерергә, исәнлек белән яшәргә булсын,-диде Айрат Җәлалов.

Мәйданда гадәт буенча алдынгылар хөрмәтләнде, уеннар гөрлә­де. Көянтә белән су ташучы, катыктан акча эзләүче, биек колгага әтәч артыннан үрмәләгән малайлар, кул көрәштерүче агайлар һәм хатын-кызлар мәй­дан караучыларны җан­ландырып торды. Милли бизге булган көрәш ярышларында бил алышучылар өчен дә һәркайсы җан атты.

Мәйдан уртасындагы биек сәхнәдән туктамый җыр агылды. Иске Шәйморза авылы халкы һәм кайткан кунакларны Рузалия һәм Фидарис Муртазиннар рәхәт­лән­дереп ял иттерде.

"Бәйрәмнәр күп, Сабантуйга җитә сирәге..." - дип язган бер шагыйрь, әлбәттә, ул хаклы. Уеннары, җыр-моңнары, очрашулары белән күңелләрдә озак вакытларга җитәрлек матур тәэсирләр калдырды, киләчәккә өмет өстәде быелгы Сабантуйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй