Илсур Низамов:"Без бит авыл малайлары"
СССРның атказанган хәрби очучысы, отставкадагы полковник, 30 елдан артык гомерен хәрби транспорт авиациясенә багышлаган якташыбыз Илсур Низамов туган ягы - Чүпрәлегә кунакка кайтып китте. Якташыбызның яшәү урыны- Мәскәү шәһәре.
Легендар очучы район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле бүлеге рәисе Иршат Закиров, ветеран укытучы Клара Насретдинова да катнашты.
"Ике Кызыл Йолдыз", "Ватанга хезмәте өчен" өченче дәрәҗәдәге "Ватанга тугрылыгы өчен", "Александр Невский" орденнары кавалеры һәм күп санлы медальләр иясе Илсур Низамов якташларына Мәскәү сәламнәрен ирештерде һәм үзенең хезмәт юлы турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.
"ТУ - 4", "АН-12" һәм "АН- 22" һәм "АН - 124" самолетларында очкан, төрле гарнизоннарда хезмәт иткән ул. Әфганстан, Ангола, Египет, Эфиопия, Вьетнам, Мозамбик кебек илләргә очканда төрле катлаулы хәлләргә юлыгуын, әмма аннан экипажга да, үзенә дә зарар китермичә чыга алуын үзенә күрә бер тарих, ди Илсур Низамов. 1979 елның август аенда Әфганстанга 15 тәүлеккә генә җибәрелгән очучы сигез ай сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша.
Легендар якташыбыз Мәскәү шәһәрендәге "Якташлар" җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тора, Татарстаннан килгән делегацияләр белән очраша.
Очрашу барышында Айрат Җәлалов якташыбызга истәлек буларак "Чүпрәле" сүзе чигеп язылган милли түбәтәй, күренекле якташыбыз, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Васильевич Дементьев турында язылган китап, Иршат Закиров исә үзенең җырлары тупланган диск бүләк иттеләр. Мәртәбәле кунак бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, Мәскәү шәһәрендә булачак кичәләргә, очрашуларга бүләк түбәтәйне киеп барачагын җиткерде.
Илсур Низамов, шулай ук, район туган якны өйрәнү музеенда да булды. Музейда аны музей җитәкчесе Гөлназ Бахитова, ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров каршы алды. Биредә ул экспонатлар һәм экспозицияләр белән дә танышып чыкты. Анда Петр Дементьев, Сәйфихан Нәфиев, Газинур Хәйруллин кебек районыбызның күренекле шәхесләре хөрмәтенә оештырылган экспозициядә Илсур Загретдиновичның да шәхси әйберләре урын алган. Очрашу ахырында ул соңгы елларда Чүпрәле районының зур үзгәрешләр кичерүенә шатлануын әйтте.
Илсур ага редакцияне дә читләтеп узмады. Аның турындагы язмалар газетада әледән-әле басылганлыктан (ул редакцияне озак еллар җитәкләгән Ядкарь Айнулловның якын дусты да) оешмабызның хәзерге коллективы белән дә танышырга уйлап килеп керде бинабызга. Әйтергә кирәк, Илсур ага бүген инде тугызынчы дистәне ваклап барса да, мәһабәтлеген югалтмаган - төз гәүдәле, ачык йөзле очучы булып калган. Безне, әлбәттә, Яңа Чүпрәле авылында туып-үскән, гап-гади авыл егетенең "СССРның Атказанган хәрби очучысы" дәрәҗәсенә кадәр ничек күтәрелә алуы кызыксындырды.
-8 бала үстек без бер гаиләдә,-ди Илсур Низамов. - 1941-1945 еллардагы сугыш безнең гаиләдә дә үз эзен калдырды. Туганнардан -8, шул исәптән бертуган ике абыем сугыш кырында ятып калды. Бала гына булсам да Ризаетдин абыемның һәлак булганлыгы турында хәбәр килгәч дөньяның караңгыланып калганлыгын хәтерлим. Аның артыннан ук Зиатдин абый турында да шундый ук хәбәр килде. Әмма, нинди генә авырлык килмәсен, тормыш дәвам итә, вакыт та туктап калмый. Әти-әни кул астында калган без, алты бала, укырга да, эшкә дә йөрдек, шул ук вакытта, хыялландык та. Минем хыялым - очучы булу иде. Мәктәпне тәмамлаганда очучылар турындагы бөтен төр китапларны укып чыккан идем инде. Спорт белән дә дус идем. Яраткан кызым да бар иде - монысын да әйтим, -дип сүзеннән бүленеп көлеп куйды Илсур ага.
Егетнең тырышлыгын күреп торган ул чактагы военком Закир Сәйдәшев әтисе Заһретдин абыйга: "Әйдә, бу улыңны хәрби итәбез", -ди. Әти кеше дә каршы килми. Шулай итеп, уку отличнигы, спортсмен Илсур Низамовның язмышы хәл ителә дә куя. Тик Чиләбедәге хәрби училище егетнең теләгенә туры килеп бетми.
"Минем моннан күчәсем килә, штурман буласым килә", -дип училище җитәкчелеге бүлмәләрен таптый егет. Үтенеченә колак салалар. Әмма, имтиханнар вакыты үткән, мәктәптә татарча укыган егетнең русчасы да чамалы гына. Характерындагы ныклык, максатына ирешергә омтылу монда да ярдәм итә Низамовка. Комиссиядә утыручылар: "Әйдә, алайса язып эшлә төгәл фәннәрдән имтиханны",-диләр һәм ярыйсы ук катлаулы мәсьәләләр бирәләр. Чишә Низамов. Эше "бишле"лек булса да, "дүртле" куеп, Тамбовның хәрби-авиация студенты итәләр аны. Менә шунда инде хыял чын-чынлап тормышка аша башлый. Ветлечебница янына очраклы рәвештә төшкән "Кукурузник"тан башка самолет күрмәгән егет, беренче курсны тәмамлаганда ук "ЯК-18"дә очып карый. Шуннан соң тагын да егәрлеләрен, зурларын иярли Низамов очу агрегатларының.
Мәктәп елларында ук бөреләнгән мәхәббәте - Сания Гурлинаны да онытмый, кайтып алып китә ул. Тормыш барышында кызлары туа.
-1958 елда, Хрущёв сәясәте белән Илсур Низамов хезмәт иткән дивизияне таркаталар. Ул да хәрби-транспорт авиациясенә хезмәткә билгеләнә. Экипажларга нинди бурычлар йөкләнгәне турында аңлатып торуның да кирәге юктыр - исеменнән үк күренә. Әфганстан, Мозамбик, Вьетнам кебек һәрдаим сугыш барган илләргә очышларның да ни өчен оештырылганы да аңлашыла. Шулай гомерен, язмышын кыл өстенә куеп 52 яшенә кадәр күкләрне иңли лачын Низамов. Полк командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, чин буларак- полковникка кадәр.
-Була бит гомернең шундый бормалары - сайлау алдында каласың,-дип дәвам итте сүзен Илсур ага-хезмәт итү линиясе буенча тагын да биегрәк дәрәҗә тәкъдим иттеләр, ә гаиләдә кыз тугызынчы сыйныфны бетерә. Ул чакта Брянск өлкәсендә хезмәт итә торган чак иде. Сания дә, кыз да: "сине өйдә күргән дә юк, җитәр инде гомереңне сынап, киткән җиреңнән кире очып кайтасыңмы-юкмы икәнлегеңне дә белми яшәүләр", дия башладылар. Алар җиңде, тагын да катлаулы һәм җаваплы хезмәт урынына мин Мәскәүгә күчеп, хәрби әзерлек буенча идарәнең штаб командиры урынбасары вазифасында хезмәт итүне хуп күрдем, кызны да укытасы бар иде, әлбәттә,-ди ветеран-очучы.
Монда хезмәт итү елларында Илсур Низамов Гагарин исемендәге хәрби- һава академиясен тәмамлый. Хәрби техниканы өйрәнүдәге аерым хезмәтләре,очучы кадрларны әзерләүдәге югары күрсәткечләре һәм СССР хәрби көчләре авиациясендә озак еллар дәвамындагы хезмәте, авариясез очышлары өчен аңа "СССРның атказанган хәрби очучысы" дигән дәрәҗәле исем бирелә.
Хезмәт итү дәверендә 8000 сәгатьлек очышлары булган, "ПУ-2" дән башлап, "ЯК-18", "ИЛ-28", "ТУ-4", "АН-12", "АН-22-Антей", "АН-124-Руслан" самолетларын идарә иткән, 26 илгә очыш ясаган Илсур Низамов "өлешенә тигән бөек көмешне" гади генә итеп "Без бит авыл малайлары", ди.
Татарда "Сиңа язган булса, тешеңне кырып керә", диләр. Курыкмаска гына кирәктер, минемчә. Хәзерге вакытта ана теле тирәсендә бәхәс куерталар, рус телен белмәсәң, бернигә ирешәлмәссең, янәсе. Максатчан, тырыш булгач, татарлыгы да, авыл баласы булуы да комачауламаган Илсур Низамовка. Күкләрне иңләп, илнең дәрәҗәле кешеләре арасында үз урынын булдырган ул, ана телен дә онытмаган, руслар арасында яшәсә дә исеме дә үзгәрмәгән - Илсур Заһретдинович Низамов булып калган! Афәрин, якташыбызга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев