Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Илебезнең чын патриоты

2022 елның сентябрендә, өлешчә мобилизация башлангач, күп кенә якташларыбызга, шул исәптән Илгизәргә да чакыру килә.

 

“Без балачактан патриотлык рухында тәрбияләндек. Ә армиядә бу хис тагын да көчәйде. Бездән башка илебезне кем яклар?”, - ди хәрби.

Илгизәр Якупов Иске Чокалы авылында туып-үскән егет. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул балачак хыялларын тормышка ашыру уй-теләге белән Казан шәһәренә юл тота. Казан авиация институтына укырга керә. Барысы да җайлы гына барганда, ул тормышында кисәк кенә борылышлар ясый. 2 курс белем алганнан соң, армия хезмәтенә китә, Чиләбе өлкәсендә командир дәрәҗәсендә Ватан алдындагы бурычын үти. Аннан кайтып, янә укуын дәвам итәргә алына, әмма озакка түгел... Үз алдына зур максатлар куйган егет, үз эшен башлап җибәрә, шәхси техникасы белән йөк ташу хезмәтен башкара. Билгеле, югары уку йорты икенче плангарак кала. Аннан махсус хәрби операция башлана, Илгизәр райондашлары, авылдашлары белән шунда юл тота.

“Берничә атна "Казан Экспо"да яшәдек, ә инде ноябрьдән без махсус хәрби операция зонасында идек”,-ди ул.

Хәзерге вакытта Илгизәр өйдә, хәрби бурычын үтәгәндә алган яралардан соң, аңа госпитальләрдә бик озак дәвалану курслары узарга туры килә.

Үзенең махсус хәрби операциядә хезмәт иткәндә уй-хисләре белән уртаклашып: “Ир-егет һәр очракта да көчле булырга тиеш. Анда барудан курыкмадым, әмма иң авыры дусларны, иптәшләрне югалту булды. Шушы мизгелдә, Аллаһка ышану арта, тормышның асылын, кыйммәтен аңлыйсың. Яшәү көче якыннарыңнан килгән шалтыратулар, балаларның язып җибәргән хатлары бирә иде”,-ди.

Күрсәткән батырлыклары өчен “Жуков” медаленә дә лаек булган райондашыбыз.

Илгизәр Якупов язмыш сынаулары алдында югалып калмавы, тормышны яратуы белән соклану уятты. Туган илебезнең чын патриоты ул. Шундый көчле рухлы, кыю, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана Ватаныбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев