Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җил тегермәннәре — авыл кешесе өчен изге корылма

Хәтер-хатирә

Җил тегермәннәре — элеккеге авыл кешесе өчен изге бер корылмалар иде. Чөнки анда төп ризыгыбыз булган икмәкне пешерү өчен кирәкле булган он тарттыралар. Онны кемнең келәтендә нинди ашлыгы бар шулардан — арыш, бодай, борчактан тарттырырды ул чактагы тегермән.

Безнең авыл — Иске Ишленең җил тегермәне Гончаров урамының иң очында, Шомыршыга, Татар Төкесенә, Атламыш дип исемләнгән куаклыкка бара торган юл өстендә, кырый йорттан 80 метрлап булыр ераклыкта урнашкан иде. Яңа Ишленең җил тегермәне Яңа Ишле авылына бара торган юл өстендә, авыл зиратыннан бераз бирегәрәк җирдә. Чуваш Ишлесенең җил тегермәне авылның көнчыгыш ягында, канатларының әйләнгәне безнең авылдан күренеп тора иде. Менә шундый замана — авыл саен җил тегермәне.
Безнең авылның тегермәнендә озак еллар тегермәнче булып фин сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны булган Афзалетдин Камалов эшләде. Мин малай вакытта (1960 еллар тирәсе) әти белән сыер җигелгән арбага берничә капчык арыш яки бодай куеп тегермәнгә барганыбыз исемдә. Ипигә дә туймаган авыл кешесе өчен ул онның бәясе әйтеп бетергесез. Шулай ук, борчак тарттырып аның онын да алып кайтабыз, анысыннан борчак салмасы дигән шулпа пешерәләр, ачлы-туклы яшәгән кешегә бик тә ярап тора.
Мин кызыксынучан малай буларак, тегермән канатларының, тегермән ташының әйләнгәнен күзәтәм. Тегермәннең стенасы цилиндр формасында булып шактый биек, башы түбәтәй формасында. Менә шул «түбәтәй» үз күчәрендә әйләнә ала. Шул түбәтәй эчендә горизонталь булып канатларның күчәре тора. Күчәр тышкы якка чыккан һәм аңа әйләнә торган канатлар системасы урнаштырылган; канатлар саны — 4, озынлыклары 4-5 метрлап булыр, алар һәрберсе бер якка авыш итеп куелган. Канатларга капма-каршы якта "түбәтәй"гә өч кура беркетелгән; уртадагы кура калын, ике яктагы ике кура нечкәрәк, алары "түбәтәй"нең ике ягына таба менә. Бу өч кура авыш итеп җиргә табан төшә, түбәндәге якта алар бер-берсенә бәйләнеп куелган. Тегермән тирәсендә әйләнә буенча имән баганалар утыртылган, биеклекләре 1,5 метрлап булыр. 
Җилнең юнәлеше төрле вакытта төрле яктан. Канатларның әйләнү яссылыгы җилгә каршы (җилнең исү юнәлешенә перпендикуляр) булырга тиеш. Берничә ир-ат кураларның беркетелгән урыныннан тотып тегермәннең башын, канатларын җилгә каршы боралар һәм кураларның очын тиешле имән баганага аркан белән бәйләп куялар. Канатларның күчәре махсус подшипникларга урнаштырылган булгандыр инде.

Тегермәннең башыннан тегермән ташына табан тагын бер күчәр төшә, ул агачтан эшләнгән цилиндр формасында. Канатларның күчәре һәм ташның күчәре бер-берсенә перпендикуляр. Бу ике күчәрне тоташтыру өчен хәзер конуссыман шестернялардан башка булмый; автомобильләрнең арткы күперендә шундый шестернялар. Тегермән ташы шактый авыр, цилиндр формасында, уртасында тишек, ул аслык өстенә урнаштырылган. Таш белән аслык арасы берничә миллиметр, моны бик төгәл итеп куярга кирәк. Таштан өстәрәк, бер якта бөртекле ашлыкны сала торган бункер, аннан иген тиешле күләмдә агып тора. Таштан астарак бер якта он агу өчен куелган лар. Канатлар акрын әйләнсә дә, тегермән ташы тиз әйләнә, күрәсең, әйләнешләр санын арттыру өчен редуктор кебек нәрсәсе дә булгандыр, хәер, әйләнешләр санын арттыру өчен болай да эшләп була: канатлар күчәренә урнаштырылган конуссыман шестерняны зур итеп, күптешле, таш күчәренә куелган конуссыман шестерняны кечкенә, аз сандагы тешле итеп ясарга кирәк. 
Менә күрәсезме, җил тегермәннәре алар — инженерлык корылмасы, техниканың бер казанышы. Хәзерге акылым белән шулай уйлыйм, моны эшләү авыл халкының хәленнән килерме икән? Әллә, мәйтәм, дәүләтебез авылларга составында инженер булган бригадалар җибәрдеме икән? Монда металл конструкцияләр дә бар бит әле, авыл халкы аларны каян алсын, бәлки аларны да җибәргәннәрдер. Сорашырга авылда картрак ир-атлар да калмады.

Менә шулай, элек җил энергиясеннән файдаланганнар, ягулык якмаганнар, электр энергиясе тотмаганнар. 
Соңрак, 1970 елларда колхозларда электр моторы белән эшли торган тегермәннәр төзелде. Безнең авылда шундый тегермәндә Сәет Хаяров дигән кеше эшләде. Колхозлар беткәч, тегермәннәр дә юкка чыкты. Язмамда искә алынган ике тегемәнче дә якты дөньяда юк инде.

Васил Фәхретдинов, Иске Ишле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев