“Игелекле ишегалды”нда
Проектлар
“Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлеге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының “Игелекле ишегалды” муниципаль проектының максатчан төркеме балалары белән ачык һавада дәресләр үткәрә.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытын оештыру проблемасы бүгенге көндә бик актуаль. Мәдәни-ял итү программасы балаларның ялын социаль әһәмияткә ия мәгънәдә тулыландыруга, балаларда үз ялын һәм үз яшьтәшләренең буш вакытын эчтәлекле үткәрүнең гамәли күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Карамельки» программасы эшли. Моннан тыш, сенсор бүлмәсендә бүлек белгечләре тарафыннан бик күп чаралар уздырыла. Һичшиксез, алар барысы да балаларның мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла, төрле күнегүләрне үз эченә ала, балаларның потенциалын ача, аерым сыйфатларын табарга ярдәм итә.
Эшчәнлекнең тагын бер мөһим формасы – танып белү һәм күңел ачу экскурсияләре оештыру. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре район туган якны өйрәнү музее белән дә уңышлы хезмәттәшлек итә, уртак чаралар үткәрә. Ата-аналар да мондый эшчәнлектә теләп катнаша.
Алда әле күп чаралар узачак. “Игелекле ишегалды” муниципаль проекты тормышка ашырылуын дәвам итә.
Г.Фәхретдинова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев