Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хатын-кызларны хөрмәтләделәр

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районның гүзәл затларына багышланган тантана узды.

Район мәдәният йортында узган чарага бүгенге көндә илебез иминлеге сагында торган батыр ир-егетләребезнең тормыш иптәшләре, шулай ук, район тормышында актив катнашып, мактаулы исемнәргә лаек булган хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны муниципаль район башлыгы Марат Гафаров котлап, изге теләкләрен җиткерде.

–Кадереле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелемнән 8 март бәйрәме белән котлыйм. Без сезгә карап сокланабыз, горурланабыз. Сез төрле тормыш шартларында да иң яхшы сыйфатларыгызны саклап кала беләсез: ул кайгыртучанлык, йөрәк җылысы, зирәклелек һәм сабырлык. Булганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең белән көннәребез ягымлырак, яктырак та,- диде ул. 

Бәйрәм бүләксез булмый. Чарада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең җиңүчеләре,   хөрмәтләнде. Тантанада аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм район хакимияте вәкилләренең, мәдәният хезмәткәрләренең, талантлы балалар көче белән әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Гүзәл затларыбыз хөрмәтләүгә бик рәхмәтле булып, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев