Язылу декадасы старт ала: «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына ташламалы бәядән язылып була
Шулай ук, абунәчеләр альтернатив вариант белән дә газеталарга языла алачаклар.
3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр «Язылу декадасы» старт ала. Аның кысаларында 2023 елның беренче яртыеллыгына «Туган як», «Таван ен»газеталарына.ташлама белән язылырга мөмкин: барлыгы 704 сум 28 тиеннән. Басмаларның гадәти бәясе-халык өчен 797 сум 94 тиен, оешмалар өчен 887 сум 94 тиен.
Шулай ук , безнең әбүнәчеләр альтернатив вариантны сайлап, газеталарга 522 сумга да языла алачак.
Альтернатив язылу газета редакциясендә Иске Чүпрәле авылы, Абязов урамы, 5 нче йорт адресы буенча рәсмиләштерелә. шул ук адрес буенча газетаны килеп алырга кирәк булачак.
Моннан тыш, язылу ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм Россия Почтасы сайтында да алып барыла.
Тулырак мәгълүматны 8 (843-75) 2-23-43-редакциянең реклама бүлеге, 8 (843-75) 2-22-41-Чүпрәле районы почтамт бүлегенең язылу бүлеге телефоннары буенча алырга мөмкин.
Чүпрәле районында булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!
"Татмедиа" АҖ
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев