Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яшь чүпрәлеләргә паспортлар тапшырылды

Чара тарихи вакыйга Кырым— Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү кысаларында узды.

Моннан 10 ел элек, 2014 елның 18 мартында, тарихи вакыйга Кырым— Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы шартнамә имзаланды. 2014 елның 16 мартында бөтен Кырым референдумы булып узды. Анда Кырым һәм Севастополь халкы үз киләчәген Россия белән бергә төзергә теләк белдереп, язмышында хәлиткеч әһәмиятле карар кабул итте.

Әлеге вакыйганы бәйрәм итү кысаларында яшь чүпрәлеләргә мөһим документ—паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара «Созидание» яшүсмерләр клубында узды.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чарада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

—Паспорт алу сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә олы горурлык. Хәзер сез чын мәгънәсендә илебезнең хокуклы гражданнары, үз гамәлләрегез өчен турыдан-туры җавап тотачаксыз. Илебезнең тарихын данлагыз, аның белән горурланыгыз, лаеклы гражданнары булыгыз,- дип үзенең нәсыйхәтләрен әйтте Марат Ринат улы.

Чарада Россия Эчке эшләр бүлегенең Чүпрәле полиция бүлеге җитәкчесе Артем Абрамов һәм прокурор ярдәмчесе Дмитрий Зиновьев та катнашты, алар да яшь гражданнарга изге теләкләр юлладылар.

Бу көнне паспорт Шлангадан Раяз Идиятуллинга, Городищедан Александр Изяга, Зур Аксудан Кристина Лаврентьевага, Алешкин-Саплыктан Ксения Мустаевага, Түбән Чәкедән Дмитрий Патшеевка, һәм Артур Хакимовка, Иске Чүпрәледән Данис Якуповка тапшырылды.
Кристина Лаврентьева паспорт алырга әнисе Елена белән килгән иде.

—Бик шатланабыз, горурланабыз. Кызым өчен шундый мөһим вакыйгадан читтә кала алмадым. Исән-имин булсыннар, илебезгә лаеклы өлешләрен кертсеннәр, бәхетле киләчәк телим һәр балага,-диде Елена Лаврентьева.


Паспортлар тапшыру тантанасы патриотик җырлар белән үрелеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев