Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа елның беренче көнендә Чүпрәледән Тәзкирә Хәертдинова 90 яшьлек юбилеен билгели

Юбилярны юбилейлы дата белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар.

Хәертдинова Тәзкирә Габделхак кызы 1933 елның 1 январенда Иске Чүпрәле авылында туа. Гаиләдә 6 бала була, ул-бишенчесе.

Тәзкирә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен, абыйсын һәм апасын фронтка алалар. Апасы пешекче буларак китә. Әнисе дүрт бала белән берялгызы кала.

1941 елның 1 октябрендә ул мәктәпкә беренче сыйныфка укырга килә. Ул елларда уку елы, көзге эшләр тәмамлангач кына  1 октябрьдән башлана.Мәктәп елларыннан соң үк, яшүсмер чагында  хезмәт эшчәнлеген «Россия» колхозында хисапчы булып башлый.

Яшь кызның саннарга, исәпләүгә, санауга, математика ягыннан сәләтен күреп алган җитәкчеләр аны Югары Ослан районына авыл хуҗалыгы техникумына  укырга җибәрә. Дипломлы белгеч булгач, ул туган авылына кайтып, колхозда бухгалтер булып хезмәтен дәвам итә, 5 ел дәвамында эшли.

Биредә ул булачак тормыш иптәше Летфулла исемле механизатор егет белән таныша.Гаилә корып, алар 50 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Летфулла абый бакыйлыкка 2008 елда күченә.

Колхоздагы хезмәтеннән соң, Тәзкирә апа авыл советы секретаре булып 13 ел эшли. “Ул елларда авыл советында эш бик авыр иде. Халыктан йомырка, йон һ.б. җыеп, план тутырырга туры килде”,-ди Тәзкирә апа ул елларны сөйләп. Моннан тыш, Тәзкирә апа авыл советында эшләгән чорда район Буа районына күчерелә. Документлар эше күп була. Шулай ук, элек авыл советы, бүгенге ЗАГС бүлеге вазифаларын да башкара: өйләнешүчеләрне, яңа туган балаларны терки һ., һ.б.

 Тәзкирә апага яңа ачылган  ДОСААФта да беркүпме эшләргә туры килә. Аннан ул,  1976 елда баш бухгалтер булып Чүпрәле район эчке эшләр идарәсенә күчерелә, анда лаеклы ялга чыкканчы 21 ел эшли. Пенсиягә чыккач та, тагын 6 ел эшләвен дәвам итә. Чүпрәле район эчке эшләр идарәсендә эшләгән вакытта Башкарма комитет профсоюз оешмасы секретаре вазифаларын да башкара.

Кайда гына булса да, Тәзкирә апа үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән үти, намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм Грамоталар белән бүләкләнә. Ул хезмәт ветераны.

Гаиләдә дә Тәзкирә апа яракан әни, кадерле тормыш иптәше булып, блаларында эш сөючәнлек тәрбияли һәм тормышта үз юлын табарга ярдәм итә.

Олы кызы Миләүшә әнисе үрнәгендә бухгалтерлык юнәлеше буенча югары белем алып, туган авылына кайта һәм 25 ел һөнәри училищеда баш хисапчы булып эшли. Аннары мәгариф бүлегенә күчерелә.

Икенче кызы Фрида, Буа медицина училищесын тәмамлап, фельдшер белгечлеге буенча Яңа Кәкерледә ФАП мөдире булып эшли, шунда бүгенгәчә гомер итә.

Тәзкирә Габделхак кызы исә төп нигезендә улы белән гомер кичерә, аның 5 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

“Үз язмышымнан бик канәгатьмен”, ди хезмәт ветераны.–Бер көн дә эшсез тормадым, тырышып, намусым кушканча хезмәтемне башкардым.

Бүгенге көндә дә ул, олы яшьтә булуына карамастан, өйдәге эшләрне башкара. Аш-су янында кайнаша, тәмлеләр пешерә.

Бүген юбилярны юбилейлы дата белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар. Кунаклар район башлыгы Марат Гафаров исеменнән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелгән котлавын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев