Яңа Элмәле авылында яшәүче сугыш баласы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Иван Петрович, үз чиратында, кунакларга җылы котлау сүзләре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Шушы көннәрдә Яңа Элмәле авылында яшәүче Иван Петрович Алякин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков һәм Яңа Элмәле авылы ветераннар советы рәисе Геннадий Карсаков котларга килделәр. Кунаклар Иван Петровичка Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
«Хөрмәтле Иван Петрович! Истәлекле вакыйга — тууыңа 90 ел тулу уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез! Сезнең тормышыгыз көчле, ихтыярлы, эш сөючән ир-атның күп бурычлары барлыгына бәхәссез дәлил булып тора.
Сезнең намуслы хезмәт эшчәнлегегез югары әхлаклылык һәм бурычка тугрылык гәүдәләнеше булып тора. Сез үзегезнең армый-талмый һәм фидакарь хезмәтегез белән районның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә зур өлеш керттегез.
Без Сезнең зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез, максатчанлыгыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Чын йөрәктән сезгә озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек, шатлык, кайгырту, гаилә җылысы һәм бәрәкәтле тормыш телим!» — диелә котлау хатында.
Иван Петрович, үз чиратында, кунакларга җылы котлау сүзләре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Иван Петрович үзенең бөтен тормышын яхшы хәтерли, ул катлаулы, көндәлек хезмәтләр һәм мәшәкатьләр белән тулы булган.
Ул Яңа Элмәле авылында колхозчы Петр Никифорович һәм Ольга Михайловна Алякиннарның күп балалы гаиләсендә туып-үсә. Яңа Элмәле урта мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлый, аннан ары уку мөмкинлеге булмый. Әтисе сугышта, ә гаиләдә алты бала була. Балалар булсалар да, сугыш елларында алар барысы бергә басуга йөргәннәр, башаклар җыярга ярдәм иткәннәр.
Башта ул Яңа Элмәле авылындагы Бауман исемендеге колхозда терлек караучы, ә пенсиягә чыккач та әле, бригадада 9 ел төнге сакчы вазифасын башкара.
Иван Петрович 1956 елда Вера Тимофеевна белән гаилә кора. Хатыны белән җиде бала үстерәләр: 5 кыз һәм 2 ул. Бүгенге көндә Иван Петровичның 13 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Юбиляр хәзерге вакытта ялгыз яши, хатыны 2009 елда вафат була. Гомере буе ул хатыны белән балачактан инвалид булган абыйсын тәрбияләгән, ул 2008 елда вафат булган.
Хәзер Иван Петровичны кызлары Ольга һәм Елена тәрбиялиләр.
— Әтиебез гомер буе намус белән эшләде, һәркемгә ярдәм итте. Һәм әниебез белән бергәләшеп безне дә, үз балаларын, шулай тәрбияләделәр. Үзебез дә әтиебезнең «эзеннән» барсак та, бүген дә аңардан киңәш сорыйбыз. Аның белән горурланабыз, ул район яңалыклары белән кызыксына, күзлексез газеталар укый. Ул бик сентименталь, менә бүген кадерле кунакларны көткәндә бик борчылды, — дип сөйләделер кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев