Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәледән янгында зыян күргән Хаслия апа Нуретдиновага ярдәм кирәк

Хаслия апа гомере буе район ветеринария берләшмәсендә җыештыручы булып эшли.

2025 елның 13 январь кичендә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Хаслия апа Нуретдинованың йорт-җире бөтенләй янып бетте. 75 яшьлек райондашыбыз, кызы Фирүзәсе белән урамда диярлек калды. Бүгенге көндә аларны күршеләре тәрбия кыла. 

Хаслия апа гомере буе район ветеринария берләшмәсендә җыештыручы булып эшли. Тормыш иптәше 40 ел элек үк вафат булган. Бердәнбер кызы — икенче төркем инвалид. Йортны төзекләндерергә, я булмаса яңасын сатып алырга да мөмкинлекләре юк.

«Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, ярдәм итү йөзеннән райондашыбыз Ильнур Исхаков исеменә счет ачылган, изгелек кылырга теләүчеләр булса, сәдакаларны шунда җибәрә ала. Сбербанк картасы 8 927 439-97-34 телефон номерына бәйләнгән. 

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны бәла-казалардан сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев