Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәледән Гөлбану апа Фәисхановалар күпләп каз асрый

Каз күп гасырлар буена татар ишегалдының яме, көнкүреш-яшәешенең атрибуты булган.

Элеккерәк авылларда һәр йортта каз асрыйлар иде. Гадәттә ике ана, бер ата каз була торган иде. Казлар, гадәттә, тату яши, утырыр алдыннан, түш мамыкларын йолкып, оя коралар. Ата каз ана казны йомырка салырга болдырга чаклы озата, чыкканын көтеп тора, ә чыккач, шатланып, канатларын җилфердәтеп таптана, биеп ала.

Казның оясы түрдә, кровать астында урын ала. Әни безгә: «Казлар йомырка сала башлады, тавышламагыз, юкса йомыркалары буш була», — дип, искә төшереп тора. Хәер, күпбалалы гаиләдә ай дәвамында кем инде тавыш-тынсыз гына йөрсен, ди. Билгеле, каз да моңа күнегә, бәбкәләре дә 30 дан ким булмый чыга иде. 

Әлеге хатирәләрне күңелдә барлыйсы гына калды, моңа балачак узып китү генә сәбәпче түгел, хәзер өйләрдә каз асрап, бәбкәләр чыгару күренеше дә юк диярлек.
Аның каравы, хәзер әзер бәбкәләрне, ниндие кирәк, базардан яңа чыкканын, ике атналыгын, яисә бер айлыгын да сатып алырга була.

—Кош-корт асрарга уйласаң, иң башлап аларга яшәү шартлары булдырырга кирәк. Казлар сарайда гына яши торган кош түгел, алар иркенлекне, ләм чокып, елга буенда йөрүне ярата.

Якын-тирәдә елга булмаса, кечкенә буа ясап, суны еш кына алмаштырып торырга кирәк, чөнки казлар бик тә чисталыкны ярата. Алар да, үрдәк кебек, авызларына ризык капса, томшыкларын чайкарга тизрәк су савытына йөгерәләр. Чиста суда коенган кошларның мамыклары да сыйфатлы була,-ди Яңа Чүпрәледән күпләп каз асраучы Гөлбану апа Фәисханова.— Күпләр каз итен ашарга курка, майлы-холестеринлы, ди. Ә без яратабыз шул каз итен. Күпләп асрагач, үзебезгә дә, сатарга да кала.

Гөлбану апа сүзләренчә, «Линда» токымы казлары башка токым казлар белән чагыштырганда, бик тиз үсә, чиргә бирешеп бармыйлар, зирәклек ягыннан да алдынгылар икән. 

—Кайбер кешеләр, кәефсезләнеп, хафаланып көннәрен үткәрәләр. Кәеф яхшы булсын өчен мал-туар, тавык-чеби, каз булса да асрарга кирәк, шулчакта тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Чөнки алар белән сөйләшәсең, бала сыман карыйсың, вакытның үткәне дә сизелми кала. Иң мөҺиме—һәр эшне бөтен күңелеңне биреп башкарырга кирәк,-ди хуҗабикә.

Белешмә

Казлар — озак яшәүче кошлар, токымына карап хәтта 18-20 ел яшәргә мөмкиннәр. Казның алсу-кызыл төстәге тәпие өшегәнлек билгесе түгел. Белгечләр әйтүенчә, аларны кан тамырлары җылыта икән.

Казлар Римны дошманнан коткарган, дигән риваять бар. Анда хәтта казларга һәйкәл куйганнар. Этләрне дошманнар йоклатырга, агуларга мөмкин, ә казлар белән бу хәйлә барып чыкмый, ди. Казларның ишетү сәләтләре көчлерәк, чак кына кыштырдаган тавышны да сизәләр, караңгыда күрмәсәләр дә тавыш күтәреп, хуҗаны тиз генә аякка бастырырга мөмкиннәр.

Казлар кышкы суыкларга бирешми, ачык һавада рәхәтләнеп кар ашап йөриләр. Әмма шундый гадәтләре бар: арада берәрсе чирләсә, аны җәберли башлыйлар, төркемнән куалар, ашарга ирек бирмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев