Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәледә узган Корбан ашына 200 дән артык мөселман җыелды

Корбан чалу - Аллаһы Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, аңа буйсынуыбызны күрсәтү.

Быел Корбан гаете бәйрәме уңаеннан Яңа Чүпрәле авылында Корбан чалучылар узган елларга караганда да күберәк булды. Бүген шул чалынган Корбан итеннән авылдашлар һәм райондашлар өчен Корбан ашы мәҗлесе уздырылды. Авыл халкының күмәк тырышлыгы белән өстәлләр матур итеп әзерләнде, анда ниләр генә юк иде: җиләк-җимеш һәм камыр ашлары... Мәҗлесне ачып җибәргәч, район мөхтәсибе - авылыбыз мәчете имамы Данир хәзрәт Шәрәфетдинов тәфсилләп вәгазь сөйләде һәм Коръән сүрәләре укыды. Аннан соң авылыбызның дини тормышында актив эш алып барганнары өчен район электр элемтә челтәре начальнигы Алмаз Вәлиулловка һәм авылдашыбыз Данир Җәмалетдиновка республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын тапшырды. Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та мәҗлескә килүчеләргә үзенең иң җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Мондый зур күләмдәге Корбан мәҗлесе Яңа Чүпрәле авылында берничә елдан бирле үткәрелеп килә. Быел бирегә район авылларыннан да бик күп мөселман кардәшебез килгән иде. Данир хәзрәт бөтен кунаклар исеменнән Корбан ашын үткәрүдә булышлык күрсәткән барлык кешегә рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел, алар иртәнге биштән урамда казаннар астына ут ягып итле аш, пылау пешерделәр. Өстәлләр сый – нигъмәттән сыгылып торды. Халык бик канәгать булды, рәхмәт әйтте, кылган догаларыбыз кабул булсын, киләчәктә дә бу йола дәвам итсен иде, дип чын күӊелдән теләкләр теләде. Билгеле инде, җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашуын һәм Украинадагы яу кырыннан ватандашларыбызның исән – имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын да Ходайдан сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев