Яңа Чүпрәле авылының «Минзаһид» мәчете ир-атларны ифтар ашына җыйды
Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе.
Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.
Сер түгел, изге Рамазан аенда районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә Ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әверелде. Бүген әлеге изге гамәлне Яңа Чүпрәле авылының Минзаһит мәчетендә дә үткәрделәр, барлык чыгымнарны да мәчет мөхтәсибәте үз өстенә алды.
Хәләл ризыклардан әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артында Яңа һәм Иске Чүпрәле авылларыннан һәм тирә – күрше авыллары мәчетләреннән килгән имамнар да кунак булды. Табын артында йөзгә якын кунак урын алды. Гадәттә әлеге мәчеттә Ифтар мәҗлесе ике көн рәттән уздырыла. Аның беренче көнендә ир – атлар булса, икенчесендә хатын – кызлар.
Бүген ифтар мәҗлесе уңаеннан оештырылган чараны район мөхтәсибе, шушы мәчетнең имамы Данир хәзрәт Шәрәфетдинов башлап җибәрде, залда утырган дин кардәшләребезне Рамазан ае белән тәбрик итте. Аннан соң чара Иске Кәкерле авылының “Саммат” мәчете имам хатыйбы - мөхтәсиб урынбасары Илхам Шаммасов һәм Иске Чокалы мәчете имам хатыйбы Рамил Айзәтов Коръән ае фазыйләтләре турында вәгазь сөйләвеннән, ил-көн иминлеге өчен дога кылу белән дәвам итте. Алар уразаның асылы таң атканнан кояш батканчыга кадәр ашау-эчү, якынлыктан тыелып тору түгел, ә телеңне – яман сүзләрдән, күңелеңне – бозык уйлардан, нәфесеңне тыярга кирәклеге турында аңлаттылар, бердәм булып динне сакларга, Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска өндәделәр.
Авыз ачканнан соң, бирегә килүчеләр ахшам намазына басты. Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укыганнан соң, чара мул табыннар артында дәвам итте. Данир хәзрәт Шәрәфетдинов эчтәлекле вәгазь укыды, Уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр дә ирештерде. “Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек”, – диде ул. Аннан Коръән укылды, барча мәрхүмнәр рухына дога кылынды, ә мәҗлес тәмамлануга, мөселманнар тәрәвих намазына ашыкты.
-Аллаһы Раббыбыз мәҗлесебезне мөбәрәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, киләчәктә дә шушындый чаралар оештырырга насыйп әйләсен”, – дип чыгыш ясадылар кунаклар һәм аш-су әзерләүдә, өстәлләр коруда актив катнашкан Гөлфизә һәм Фирдәүсә Исхаковаларга, Дилә Сабировага, Рәзинә Измаиловага, Румия Бахитовага, Гүзәл Ибрагимовага, Тәнзилә Насретдиновага, Энҗе абыстайга, Лилия Ахметовага һәм Фәридә Шәкуровага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ирләр кулы кирәк урында Данир Җәмалетдинов белән Әмир Хәйретдиновның ярдәме зур булды. Табын әзерләүчеләргә, катнашучыларга җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Тоткан уразалар кабул булсын,- дип үзенең фикерләре белән уртаклашты авыл пенсионерлары башлыгы, хезмәт ветераны Җәүдәт Мөдәррисов. Чыннан да, кунаклар бу дәрәҗәле Ифтар ашыннан бик канәгать булып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.
Сүз уңаенда шуны да әйтәсе килә, без Яңа Чүпрәле халкы, мәчетебез белән урынлы горурланабыз, мәчет манарасыннан көн саен азан әйтелә, намазлар укыла, гомумән, дини гореф – гадәтләр ныгый, авыл халкы да дингә ныграк тартыла. Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын, иманнарыбыз артып, күңелләребез һәм калепләребез чистарынып, Аллах Тәгалә кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсын иде! Амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев