Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Якташыбыз Рафаил Ильясовның якты истәлеге Казанда китап презентациясе һәм музыкаль кичә белән искә алынды

Китапны чыгару инициаторлары булып «Җыен» фонды һәм «ТАИФ» җәмгыяте тора.

Казанның "Пирамида" концерт-күңел ачу комплексында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рафаил Ильясовны искә алу кичәсе узды.

«ТАИФ» җәмгыяте һәм Чүпрәле якташлыгы ярдәмендә оештырылган чара "Танылган шәхесләр" сериясеннән "Рафаил Ильясов" китабын тәкъдим итүгә багышланган иде. Искәртеп үтик, беренчеләрдән булып, әлеге китапны җәй көне якташыбызның кече ватаны - Түбән Чәке авылында, аннан Иске Чүпрәледә тәкъдим иттеләр.

Чарада якташыбызның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм күренекле җырчы һәм радио мөхәрриренең талантын сөючеләр җыелган иде. Сәхнәдән татар эстрада артистларының башкаруында аның репертуарыннан җырлар яңгырады.

Чыгыш ясаучылар, алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм халык артисты Георгий Ибушев та бар иде, Рафаил Ильясовның радиода 54 ел эшләгән чорында татар музыкасының "алтын фондын" формалаштыруга керткән бәһасез өлешен билгеләп үттеләр.

Китапны чыгару инициаторлары булып "Җыен" фонды һәм «ТАИФ» җәмгыяте тора. Китап инде республиканың уку йортларына һәм китапханәләренә тапшырылган.

Чарада Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты. Аның составында район, оешма җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде.

Район башлыгы Марат Гафаров чараны оештыручыларга һәм басма авторларына тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу буенча башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Китапны нәшер итүдә үзләреннән олы өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләренә ул Мактау грамоталары һәм "Чүпрәле районына 95 ел" медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев