Якташыбыз Федор Федорович Мердюков бер гасырлык юбилеен билгеләде
Федор Федорович Мердюков Бөек Ватан сугышында катнашкан.
«100 яшь» дип язылып, бизәлгән Чүпрәле икмәге, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән Бөек Ватан сугышы ветеранын Казанның Вахитов, Идел буе районнары һәм Чүпрәле районы хакимияте вәкилләре котладылар.
— Истәлекле гомер бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез,-дип Вахитов һәм Идел буе рвйоннары хакимияте башлыгы һәм Чүпрәле районы хакимияте вәкилләре котладылар.
— Истәлекле гомер бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез,-дип Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы — Альберт Салихов Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ветеранга «Чүпрәле районына 90 ел» истәлекле медален тапшырды һәм тирән рәхмәтен белдерде.
— Сез-безнең горурлык, җиңүчеләр буыны вәкиле, сезнең батырлыгыгыз безне һәм яшь буынны бөек хезмәтләргә рухландыра. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим,-диде Марат Гафаров.
Чәй табыны артында ветеран туган ягы Чүпрәлене сагынып сөйләде һәм үзенең тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Федор Федорович тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ялгызы яши. Юбилей бәйрәменә Чүпрәле районыннан, Ульяновск шәһәреннән һәм Казаннан туганнары да килгән.
Белешмә
Мердюков Федор Федорович 1925 елның 14 январенда Чүпрәле районының Кече Аксу авылында туа.
Зур Аксу урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлагач, 1930 елларда, колхозда хезмәт куя, әти-әнисенә хуҗалыкта булыша. 1941 елда хисапчы курсларын тәмамлый һәм туган авылының «Авангард» колхозында бухгалтер булып эшли башлый.
1943 елның 9 февралендә Чүпрәле районы хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Артиллерия курсларында укый һәм 2 нче Белоруссия фронтында сугышта катнаша. Бөек Җиңүне Польшада каршылый.
Җиңү яуланганнан соң да СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1953 елда Мәскәүдә пехота училищесында политработниклар курсларын тәмамлый, аннары артиллерия гаскәрләрендә рота командиры урынбасары була.
1955 елның 30 декабрендә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. 1955 елның декабреннән 1975 елның мартына кадәр «Теплоконтроль» заводында эшли. 1975 елдан 1995 елга кадәр Татарстан сөт заводларында, шул исәптән Чүпрәле май- сыр заводында да, котельныйларны ремонтлауны контрольдә тота. 1995 елдан лаеклы ялда.
Якташыбыз «Кенигсбергны алган өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев