Халыклар Дуслыгы Ассамблеясының Чүпрәледәге вәкиллеге "түгәрәк өстәл" артында сөйләште
Союздаш республикалар, совет чоры күптән артта калса да, еллар дәвамында илдә булдырылган традицияләр бүген дә саклана. Илебездәге күпмилләтле халкы бер-берсе белән дус-тату яши. Шул союздаш республикалар дигән илләрдән халык килеп Россиядә һаман да әле яшәү, эш урынын таба, җәмгыять тормышына катнаша. Безнең Чүпрәле районында гына да хәзер бу якларның төп...
Ә Татарстан Республикасы - милләтләр дуслыгының гаранты. Төп максат - Татарстан җирлегендә яшәүчеләрнең милләт буларак сакланып калуы, телләре югалмау, азчылыкны тәшкил иткән милләт вәкилләренең күпчелек арасында эреп юкка чыкмавы. Һәм боларның барысын да тәэмин итү өчен озак еллардан бирле инде Казан шәһәрендә Халыклар Дуслыгы Ассамблеясы эшләп килә. Әлеге ассамблеяның филиалын бездә дә оештыру - замана таләбенә әйләнде. Чөнки бүгенге көндә районда 16 милләт вәкиле яши. Сан буенча татарлар -57,5 % һәм чувашлар -41,1 %, ягъни күпчелекне тәшкил итсә дә, рус, үзбәк, әрмән, украин, әзәрбайҗан, чегән, башкорт, кыргыз, молдован, мордва, белорус, осетин, латыш, аварлар да соңгы елларда безнең җирлекне үз иткән.
Үткән ел Халыклавр дуслыгы ассамблеясының Чүпрәледәге филиалы каршында «Рус җәмгыяте» оешмасы (җитәкчесе Юлия Тарнавская) оештырылган иде. Әлеге филиалның директоры Валерий Самойлов.
Шушы көннәрдә әлеге оешманың түгәрәк өстәл артында сөйләшүе узды. Валерий Самойлов үткән елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды. Бөтендөнья халыклар конгрессының райондагы бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров милләтләрнең дуслыгы җүгенге көндә тагын да актуальлеге хакында сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов мордва һәм үзбәк диаспорасының да әлеге филиал каршында үз вәкиллеген булдыру кирәклегенә тукталды, 2018 елга булган планнар белән таныштырды.
Ә. Ерикәйнең «Дуслык турындагы җыр»ындагы сүзләр, мәсәлән, күңелләргә сеңеп калган һәм бу урында шуны искә төшерәсем килә:
Үстергән дә безне - чын дуслык,
Көч биргән дә безгә - чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев