Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Городище”да халык белән очрашуда китап тәкъдир итү булды

Җыеннар ахырына якынлашты

Ниһаять, район җитәкчеләренең авыл җирлекләрендә халык белән очрашулары тәмамланып килә. Бүген аның чираттагысы Городище авылы җирлегендә узды. Городище һәм Яңа Чәке авылларыннан килгән гражданнар таҗлы вирустан саклану чараларын үтәп, мәдәният йортына җыелды. Кагыйдә буларак, иң беренче “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, иганәчеләр ярдәме белән җиде балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды.

Аннан соң чара авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов чыгышы белән башланып китте. Аның сүзләренчә, район үзәгеннән шактый еракта урнашуга да карамастан, авылны социаль – икътисадый яктан тотрыклы дип була. Биредә яшәүче халыкның күпчелеге (108 кеше) “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы филиалында хезмәт куя. Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә Хөкүмәт ярдәменнән файдаланып үзшөгылен булдыручылар да аз түгел. Гомумән, бүген мондагы халыкны начар яши дип әйтергә җирлек юк. Дөрес, ил күләмендәге бәла – авылда кешеләр санының кимүе монда да күзәтелә. Картларның вафаты, балаларның аз тууы да моңа сәбәпче. Агымдагы елның үткән чорында, мәсәлән, нибары өч бала туган, аның каравы ун кеше бакыйлыкка күчкән. Мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең авылда төпләнеп калырга теләмәве дә борчу тудыра. Трибуна артына чыккач Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да бу хакта борчылып сөйләделәр. Ә бит Городище авылының гөрләп яшәгән чаклары да булган. Узган гасыр урталарында монда 600 дән артык йорт булган һәм аларда өч мең чамасы кеше яшәгән диделәр. Ринат Гайзатуллин авылларны саклап калу, авыл кешесенә ташламалы дәүләт ярдәме, мал – туар һәм кош - корт асрарга теләүчеләргә шартлар тудыру хакында тәфсилләп сөйләде.

Җыенда шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Чабаксар шәһәрендә яшәүче, Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов та катнашты. Районыбыз халкына ул яхшы таныш. Чабаксарда зур төзелеш оешмасын җитәкләгән якташыбызның Чүпрәлегә ярдәме күп булды. Городище авылында да аңа хөрмәт зур, монда аны “күтәреп” кенә йөртмиләр. Район башлыгы Марат Гафаров шушы хезмәтләре өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Николай Федоровичның трибунага чыгып: “Татарстан Республикасы Россия төбәкләрендә арасында флагман. Аңа әлегә тиңнәр юк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үтә дә абруйлы һәм тәҗрибәле җитәкче. Без Татарстанга сокланабыз”, - диюе күңелгә горурлык хисләре өстәде. “Пандемия безгә тормышны ныграк аңларга өйрәтте. Укытучының нинди шәхес икәнлегенә, табиб хезмәтенең никадәр мөһимлегенә тирәнтен инандык. Бу чорда ярдәмгә мохтаҗ бер генә кеше дә игътибарсыз калмады. 85 райондашыбыз вирус чире йоктырды, Ходайга шөкер аларның барысы да савыкты”, - дип ассызыклады район башлыгы. Залдан сораулар да булды. Авылга килүче асфальт юлның җимерелә баруы борчый аларны. Бу вак эш түгел. Аның проект – смета документлары гына да биш миллион сум тора диделәр. Ә юл төзекләндерү өчен кимендә 150 миллион сум кирәк булачак икән. Марат Ринатович городищелыларның зарын тыңлаганнан соң, киләсе елга мөмкинлектән чыгып чара күрергә вәгъдә бирде. Аның әйтүенчә, районда андый ремонт таләп итүче юллар күп. Җиңелчә генә әйткәндә – кимендә 50 чакрым чамасы. Яңа Элмәле, Мунчәли, Иске Ишле һәм Задур авылларына баручы юлларның торышы әнә шундый.

Җыен ахырында “Городище” дип аталган китапны тәкъдир итү булды. Аны бастырып чыгаруда якташ галимнәребез Александр Шихранов, Иршат Гафаров һәм иганәче Николай Угаслов зур тырышлык куйган. Авыл халкы аларга ихлас рәхмәт белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев